Болын-Балыкчы авылында яшәүче Фәрдис Җәләлиев-хуҗалыкта иң тәҗрибәле хезмәткәрләрнең берсе. Үз эшен һәрвакыт тулы көч белән башкаручы, туган ягын чын күңелдән ярата бу хезмәткәр.
- 38 ел дәвамында хуҗалыкта эшлим. Быел да мин җиң сызганып эшкә керештем. Хәзерге вакытта чәчү алдыннан җиргә ашлама кертәм. Паркта авыл хуҗалыгы машиналарын, тракторларны ремонтладым, – ди Фәрдис Җәләлиев.