Район турында

Туган як,туган җир,газиз Ватан...Бу тирән мәгънәле, һәркем өчен дә кадерле, күңелгә үтә дә якын төшенчәләр бер-берсенән аерылгысыз

Ватан кайдан башлана дисезме?

Айдан булсын, туган өемнән.

Нәни чакта яткан бишегемнән

Әлли-бәлли иткән көемнән.

Ватан кайдан башлана дисезме?

Туган кырларымнан,урманнан.

Якты күгебездән, киң болыннан

Чал тарихы булган Апастан!

 

Чыннан да чал тарихлы Апас районы истәлекләргә, тарихи вакыйгаларга бай як булып санала. Бөтенроссия  Үзәк Башкарама комитеты карары буенча Апас районы 1930нчы елның 10 августында оешса да, моңа кадәр үк Апас сүзе кеше телендә булган, меңләгән кеше өчен туган як, туган җир, газиз Ватан булган. Риваятьләргә караганда борын-борын заманда Габбас исемле кеше ямле Зөя буена, урман-тауларга, чишмә-үзәннәргә, кыр-тугайларга бай ягыбызны күреп хозурланган, гаиләсе – өч баласы һәм хатыны белән уңдырышлы һәм мул җиләрдә төпләнергә уйлаган. Ала үзләренең тору урыннарын җайларга керешәләр. Габбас агай үзе ура,чәчә,ә хатыны өй эшләре һәм балалар белән мәшгуль.Габбас исеменнән чыгып телдән телгә күчкәндә Аббас,Аппас,ә нәтиҗәдә Апас булып калган.

Әйе, Апас ягы – матур, гүзәл як. Ул безнең генә түгел, борынгы болгар бабаларыбызның да торган җире, гомер бишеге. Алар күп гасырлар элек биредә,  бу территориядә яшәгәннәр, иген иккәннәр, ауга йөргәннәр, үзләреннән соң матур йола-гореф-гадәтләр, яңа буыннар калдырып киткәннәр. Бу тарих бик зур һәм ул Алтын Урда һәм Казан ханлыгы чорларына барып тоташа.

Фактларга килсәк, “Татарстан тарихы” китабында хәзерге Апас районы җирләрендә кешеләрнең 12-14 мең еллар элек үк утрак тормышка җайлашулары, ягъни төпләнүләре турында мәгълүмат бар. Мәсәлән, Зөя буендагы Кабыккупер авылы янында археологлар төрле ау һәм балык тоту кораллары табалар. Сөяктән ясалган ыргаклы сөңгеләр, эләктергечләр һәм очлыклары шулай ук Зөягә орынып ук утырган Дәвеш авылы янындагы торфлыкта яшәгән борынгы кешеләр торагында да табыла.

Явыз Иван чорында Казан губернасында Апас районы территорияләре Тәтеш өязе составына керә. 1920 ялда Татарстан Автономияле Совет Социалистик Республикасы төзелгәч, өязләр урынына 12 кантон оештырыла. Һәр кантон 8-15 волостьны берләштерә, Апас авылы Тәтеш кантонына керә. 1926 елның 28 ноябрендә Татарстан Үзәк Башкарма Комитеты Тәтеш һәм Буа кантоннарын берләштереп, үзәге Буа шәһәре Буа кантоны төзү турыда карар кабул итә.

1930 елда Апас районының үзәген сайлау соравы бәхәс кузгата. Кая булырга тиеш? Волостҗ үзәге Шонгатыдамы, әллә тирә-якның иң зур татар авылы – 3 мәчетле Апастамы?Дөрес, Шонгаты волостҗның админитратив бинасы, зур хастаханә, мәктәп бар. әмма 30нчы еллар башында Апас та нык үзгәрә.

Апас районы төзелгәч, район Советы башкарма комитетының беренче рәисе итеп Болынбалыкчыдан Кадыйр Халиков сайлана. Яңа районны төзүдә Фатыйх Адаматов, Җиһанша Вәлиев, Шәйхи Гафаров, Бари Мифтахов, Каюм Юнысов кебек төрле эшләрә эшләп чыккан комунистларбик актив катнашалар. 66 авылны берләштергән районда нигездә татарлар, шулай ук тугыз авылда урыслар, өч авылда чуашлар яши.

Зур тизлек белән колхозлар оеша башлый, район үсә, зурая.

2005 елдан Апас районы башлыгы итеп Заһидуллин Рәшид Нәҗиб улы сайлана.

 

 

Без Апаста үстек тау ягында,

Эшчән,хисчән,тату кешеләр,

Җыр белән хезмәтне тыгыз бәйләп,

Тормыш ямен белеп яшиләр.

 

Төрле милләт халыклары бергә

Тату яши безнең  Апаста

Килүчеләр  мәңге үз итәләр

Гомерлеккә кала бу якта.

 

 

Хәзерге вакытта Апас районында 22318  кеше 1048 кв.километр җирдә гөрләтеп яши. 73 торак пункты 4 крестьян-фермер хуҗалыгына берләштерелгән, 6 авыл хуҗалыгы оешмасы, 2  мөмкинлекләре чикләнгән җәмгыять, 1 крестьян хуҗалыгы исән-мимн эшләп килә.

Бүгенге көндә район танымаслык булып үзгәрде. Берничә ел апасыбызны күрмәгән якташларыбыз хаттә танымыйлар да! Искитмәле матурлык, хозурлык хөкем сөрә Апаста! Район уку-укыту бүлегендә 20 урта, 3 төп һәм 30 башлангыч мәктәп,  41 балалар бакчасы   һәм 1 профильле лицей исәпләнә.  Шулай ук спорт мәктәбе һәм “Сәләт” балалар иҗаты мәктәбе эшләп килә.           

Район халкына бер үзәк хатаханә, ике участок хастаханәсе, поликлиника, бала тудыру йорты, ике филаллы стоматологогик үзәк, 4 аптека, 57 фелҗдшер-акушерлык пункты хезмәт күрсәтә. Шулай ук соңгы елларда гына Балтай авылында картлар өчен төрләкләндерү үзәге, Дәвеш авылында “Зөя” сәламәтләндерү үзәге, Апаста “Дельфин” бассейны сафка бастырылды.

Автовокзал,мәдәният йорты, “Сәләт” балалар иҗат йорты бинасы яңартылды.

Үзгәрешләрне, яңалыкларны санап бетергесез, хөрмәтле райондашлар, якташлар! Иң яхшысы – кайтып, килеп күрергә!!!

Соңгы яңарту: 2021 елның 9 феврале, 17:59

Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International