Марат Җәббаров Апас районы хуҗалыкларында язгы кыр эшләренең барышы белән танышты

2020 елның 11 мае, дүшәмбе

Бүген Татарстан Республикасы Премьер-министры урынбасары - Татарстан авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җәббаров Апас районында булды.

Аны район башлыгы Равил Хисаметдинов озатып йөрде.

Иң беренчеләрдән булып министр “АгроАктив” хуҗалыгы кырлары белән танышты. Биредә 260 гектар мәйданда көзге бодай чәчелгән. Хуҗалык җитәкчесе Фәрит Рәхимов башкарылган эшләр, киләчәккә планнар белән таныштырды. Аннары Кормаш авылы янындагы мега-фермада булдылар. Эш сәфәре барышында Марат Җәббаров Зөя агрофирмасы кырларында булды".  Агрофирма җитәкчесе Марат Хәсәнов җитәкчелеген башкарылган эшләр һәм җәйге-көзге чорга планнар белән таныштырды. Шулай ук «Ибраһимов һәм К» агрофирмасы кырларындагы эш барышын да карадылар. Хуҗалык җитәкчесе Таһир Ибраһимов күпьеллык үләннәрне үстерү серләре белән уртаклашты, хуҗалык эшләре белән таныштырды. "Язгы кыр эшләре тиешле дәрәҗәдә бара. Һәр эш үз вакытында башкарыла. Уңыш алу өчен елдан-ел башкарыла торган эшләр дәрәҗәсен күтәрергә һәм үсемлекләрне яклау чараларын нәтиҗәле кулланырга кирәк», - дип билгеләп үтте Марат Җәббаров.Аннары делегация капиталь ремонттан һәм нвардан соң Шамбулыхчи авылында мәдәният йорты ачылышында катнашты, авыл хуҗалыгы хезмәткәрләре өчен “Аренда торагы” программасы буенча шул ук торак пунктта ике йорт ачылды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International