Шәмсия әби урман кискән, торф чыгарган, кырда эшләгән. Фермада да тырышып хезмәт иткән ул. Бар гомерен хезмәткә багышлаган. 3 бала тәрбияләп үстергән.
“7 классны тәмамлауга эшкә чыктым. Чәчүлек ташыган чаклар бер дә онытылмый. Пычрак вакытта 25 килолы капчыкларны күтәреп ташый идек, җир кипкәч, ике кешегә бер арба белән тартып ташыдык. Ачлыгын да, ялангачлыгын да күрдек“, – дип сөйли Шәмсия әби.