Апаста халык җыеннары башланып китте

2020 елның 17 гыйнвары, җомга

Олы Болгаер, Әлмәндәр, Зур Күккүз, Чүрибураш авыл җирлекләрендә район башлыгы Равил Хисаметдинов рәислегендә халык җыеннары узды.

Биредә район башлыгы урынбасары, башкарма комитеты җитәкчесе урынбасарлары, район прокуроры, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе, барлык өлкә җитәкчеләре катнашты. Иң элек авыл җирлеге башлыклары 2019 елда башкарылган эшләр турында, 2020 елга планнар буенча чыгыш ясадылар. Район башлыгы агымдагы елда район буенча башкарылачак эшләр турында таныштырып китте. Халык тарафыннан бирелгән сорауларга җавап бирде һәм язып алынды. Район социаль яклау идарәсе җитәкчесе Гөлчәчәк Мәүлетова күп балалы, аз керемле гаиләләр өчен 2020 елның 1 нче гыйнварыннан гамәлгә кергән үзгәрешләр белән таныштырды. Район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Шамил Гаффаров кече һәм урта эшмәкәрлекне үстерү буенча республикакүләм программалар турында чыгыш ясады. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International