101 яшьлек Бибизакирә әби Насыйбуллина һәрчак изге догада яши

2019 елның 5 ноябре, сишәмбе

Бибизакирә әби тормышның ачысын-төчесен күп күргән. Сугыш чоры авырлыкларын үз җилкәсе аша уздырган.
–Сугыш башланганда без Мәскәүдә яши идек. Иремне беренче көннәрдән үк Бөек Ватан сугышына алдылар. 9 айлык кызым белән Шыгайга кайтып төпләнергә туры килде. Яшәүләре бер дә җиңел булмады, – дип сөйли әби.
Авылның авыр хезмәтләренә җигелә Бибизакирә әби. Атлар карый, ат җигеп эшли, окоп казый, урман кисә ул. Үзәккә үткән салкыннарны, ачлык-ялангачлыкны хәзер дә әрнеп телгә ала.
–Нишлисең бит, тормышны алып барырга кирәк. Шыгай элек-электән итекчеләре белән дан тоткан. Итек басу кәсебенә керештек. Әлеге эше өйрәтергә бик атлыгып тормасалар да, тырыша-тырмаша серләренә төшендем. “Атаклы итек басучы Бибизакирә“ дигән даным тирә-якка таралды. 60 ел итек бастым. Көненә 100әр итек баскан чаклар бар иде. Хәзер дә шул итекләрне киям, – ди ул.
Тормыш иптәше белән дә бик аз гына яшәргә туры килгән аңа. Ирен яу кырында югалтканнан соң, кабат тормышка чыкмый ул, бар булмышын хезмәткә, баласын кеше итүгә багышлый. Сеңелесе Минзифа апа белән тырыша-тырмаша баскан итекләр акчасына йорт салып чыгалар.
Бибизәкирә әби озын гомерле булуның серен хәрәкәттә, сабырлыкта һәм киң күңелле булуда күрә. Бер гасырлык гомер юлы узса да, аның хастаханә юлларында йөргәне юк икән. Хәттә авыру тарихы язылган карточкасы да ачылмаган. Күзләре дә әйбәт күрә. Бүгенге көндә дә тик кенә утырмый. Әби итле ризыклар, җимеш белән чәй эчәргә ярата, йокының да сәламәтлек өчен әһәмиятле булуын аңлап яши. Йорттагы бар нәрсәне карап, күзәткәләп тора. Догалар укый, якыннарына һәрчак изге теләктә гомер итә.
Бибизакирә әби сеңелесенең балалары Зөфәр һәм Талия Насыйбуллиннар тәрбиясендә яши. Алар дәү апаларын карар өчен Апастан Шыгайга күченеп кайтканнар.
–Дәү апа безгә әниебез кебек. Аның куллары эш белән чыныккан. Бик күпне күрсә дә, олы йөрәкле булып кала белгән. Элек ул безгә ярдәм итсә, хәзек без аны тәрбияләүне бурычыбыз итеп саныйбыз. Ул һәрчак үткән тормышы турында сөйли. Бүгенгеләрне бик искә алмый. Аның һәр сүзе гыйбрәтле, – диләр Зөфәр абый белән Талия апа.
Бибизакирә әби янына оныклары да ашкынып килә. Аны яраталар, хөрмәт итәләр. Кадер-хасият күреп, игътибар тоеп яши ул бүген.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International