Апаста балалар өчен Сабантуй узды

2019 елның 3 июне, дүшәмбе

1 июнь – Халыкара балаларны яклау көне уңаеннан районда традицион балалар Сабан туе узды. Мәйдан иртәдән үк балаларның шат авазларына күмелде. Кояш җылы нурлары белән күңелләргә бәйрәм кәефе өстәде.

  •  

    Бәйрәмдә район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм башкаладан килгән мәртәбәле кунаклар “Ак Барс Банк“ идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин, Казан Федераль университеты ректоры Илшат Гафуров катнашты. 
    Килгән кунакларны берсеннән-берсе матур, сәләтле “Салават күпере“ балалар бакчасының нәни юл сакчылары, “Ләйсән“ балалар бакчасының яшь коткаручылары, Апас мәктәбенең яшь армиячеләре сәламләп каршы алдылар. Гармун моңнары, тальян чыңнары үзәк мәйданга кадәр озатып барды. 
    Сабантуйның тантаналы өлеше Театр елына багышланды. Биредә театр сәнгатенең бай тарихы, матур традицияләре чагылыш тапты. Барлык мәйдан тормышыбызның гүзәл чәчкәләре булган балаларның шат авазларына күмеледе. Театральләшкән тамашаны күрсәтүдә район мәгариф бүлеге, “Сәләт“ балалар иҗат үзәге, мәдәният, китапханә хезмәткәрләре, укытучылар, балалар бакчалары коллективлары зур көч куйды. 
    Укуда, спортта, төрле иҗади конкурсларда, мәдәният-сәнгатьтә зур уңышларга ирешкән укучылар мәйдан түренә чакырылып, бүләкләнде. Быел да иң актив укучылар алдынгы лагерьларда ял итәчәк. Илебезнең төрле данлыклы шәһәрләренә сәяхәткә барачак. 
    Халыкара балаларны яклау көнендә “Мәктәпкә җыенырга булыш“ акциясе дә узды. Быел тәүге тапкыр мәктәп бусагасын атлап керәчәк 196 балага “Свияга“ берләшмәсе иганәчелегендә мәктәп кирәк-яраклары тутырылган сумкалар тапшырылды. 
    Сабантуйга тирә-күрше районнардан да балалар килде. Апас җирлеге аларны җылы каршылады. Алар да сәхнә түрендә чакырылып бүләкләнде, хөрмәтләнде. Җавап йөзеннән, ут күршеләребез үзләре дә моңлы җырларын, күңелле биюләрен бүләк иттеләр. Бәйрәм кызганнан-кыза барды. Теләгән кеше ат чабышы, көрәш карады. Балалар рәхәтләнеп таганда атынды, батутта сикерде, машиналарда йөрделәр. Мәйдан уртасына төшкән парашютистларны да һәркем сокланып күзәтте. 
    Сабантуйның иң мавыктыргыч мизгеле, гадәттәгечә, көрәш булды. Быел да яшь көрәшче егетләр келәмдә үзләренең көчләрен сынады, осталыкларын күрсәтте. Җиңүчеләр махсус бүләкләр, тәкәләр белән бүләкләнделәр. 
    Ат чабышын да халык бик яратып карады. Эш атлары һәм чабыш атлары арасында ярышлар бик кызу барды. 
    Бәйрәм уңаеннан футбол, волейбол ярышлары да узды. Балалар бик теләп халык уеннарында катнаштылар. Җиңүчеләр истәлекле бүләкләргә дә ия булдылар. Балаларга ашау-эчү дә оештырылды. Кыр кухнясында да тәмле ботка пеште, кайнар чәй, шашлык, коймак тәкъдим ителде. 
    Бәйрәм һәркемне күңеленә шатлыклы һәм истәлекле бер мизгел булып уелып калды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International