Апас урта мәктәбендә 81нчы тапкыр соңгы кыңгырау чыңлады

2019 елның 28 мае, сишәмбе

Апас урта мәктәбендә Соңгы кыңгырау бәйрәме оешкан төстә узды.

 

Биредә 11 классны 26, 9 классны 59 укучы тәмамлый. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Илфан Гобәйдуллин, район мәгариф бүлеге мөдире Алсу Хәйруллина катнашты. Алдынгы укучылар, нәтиҗәле хезмәт күрсәткән укытучылар хөрмәтләнде. Шулай ук өлкән хезмәткәрләр игътибар үзәгендә булды. Бу хакта тулырак "Йолдыз" битләрендә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International