Апаста Бөек Җиңүнең 74 еллыгы зурлап бәйрәм ителде

2019 елның 9 мае, пәнҗешәмбе

Бәйрәм тантанасы Батырлар Мемориал комплексы янында дәвам итте. Митингта барлыгы 4800 кеше катнашты. 

Мәйданда саф-саф тезелгән хәрби киемле райондашларыбыз урын алды. Алар арасында бакча балалары, “Яшь армиячеләр”, форпостчылар, интернациональ бурычларын кайнар нокталарда үтәгән егетләр, полиция, гадәттән тыш хәлләр бүлеге хезмәткәрләре бар. 
Батырлар истәлегенә веноклар салынгач, тантана башланып китте. Тантанада район башлыгы Рәшид Заһидуллин, хәрби комиссар Илшат Паймурзин чыгыш ясадылар, барлык райондашларны Бөек Җиңү көне белән тәбрикләделәр. Республика кунагы – “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәев район халкына Татарстан Президенты Рөстәм Миңнехановның Котлау хатын ирештерде. 
Бәйрәм патриотик рухтагы җырлар һәм биюләр белән үрелеп барды. Зәңгәр, аяз күккә шарлар, тынычлык билгесе булган күгәрченнәр очырылды, залп атылды, бәйрәм салюты белән төгәлләнде. 
Бәйрәмгә килгән халык район мәдәният каршында бәйрәм концерты карады, кайнар чәй, тәмле коймактан авыз итте. Рәхәтләнеп ял итте.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International