Укытучылар һәм Өлкәннәр көне дә истә калырлык итеп оештырылды. Укытучылар һәм төрле өлкәләрдә эшләп лаеклы ялга чыккан өлкәннәр өчен танылган якташлар тарафыннан концерт куелды. Апас җирлеге үзендә туып-үскән, укыган, канат ярган, бүген инде зур сәхнәләр биләүче, республика матбугатында билгеле бер урын биләгән балаларын үзенә җыйды. Танылган җырчыларыбыз, сәнгать эшлеклеләре бер дә икеләнеп тормыйча, өлкән буынга ял бүләк итте, рәхмәт сүзләрен җиткерде.
Бәйрәм кичәсендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин һәм “Ак Барс“ банк идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин катнашты. Алар җылы тәбрик сүзләрен, олы рәхмәтләрен җиткерделәр.
Бер сулышта узып киткән концерт һәркемдә җылы тәэсирләр калдырды.