Апас муниципаль районы Советы һәм Башкарма комитетының дус коллективы хакимият бинасына якын территориядә чәчәк үсентеләре утырту буенча өмәгә актив чыкты. Чәчәк үсентеләрен утырту Яхшы, матур традициягә әверелде, чөнки һәр чәчәк түтәле тиздән бу урынны якты буяулар белән тутырачак. Чәчәкләр кешенең рухи халәтенә уңай йогынты ясый, шулай ук матурлыкны һәм шатлыкны, игелекне һәм назны – тормышның үзен гәүдәләндерә. Петуния дигән нәфис чәчәк түтәле административ бинаның оригиналь бизәге булып тора.