Олы Болгаерда яңа фельдшер-акушерлык пункты “Сәламәтлек саклау” милли проекты нигезендә төзелде

2023 елның 29 декабре, җомга

Кече Болгаерда капиталь төзекләндерүдән соң мәдәният йорты кулланылышка тапшырылса, Олы Болгаерда яңа фельдшер-акушерлык пункты ачылды.

Заманча, модульле фельдшер-акушерлык пункты авыл халкының сәламәтлеге сагында тору өчен бик мөһим иде. Төзелеш эшләре июнь аенда башланып китте. Төзелеш өчен 8655,49 мең сум акча сары ителгән. Яңа елга исә, Олы Болгаерлылар шатлыклы вакыйгалар белән аяк баса.

Җәмилә апа Хөснуллина 34 елдан бирле Олы Болгаер авылы халкының сәламәтлеге сагында тора.

“Бу көнне бик көттек. Фельдшер-акушерлык пункты төзелә дигәч, башта ышанмадык та. Инде сафка баскач, шушы шартларны, уңайлыкларны күргәч, бар авылыбыз белән сөендек. “Апас”якташлык җәмгыятенең бүләген-көндәлек кулланыла торган медицина җайланмаларын да бик шатланып кабул итеп алдык. Бик зур рәхмәт. Бик җылы, бик рәхәт, исән-сау эшләргә язсын”, - диде Җәмилә апа.

“Сәламәтлек саклау” милли проекты нигезендә төзелгән модульле фельдшер-акушерлык пунктында кабул итү бүлмәсеннән тыш, прививка һәм процедура бүлмәләре дә бар. Халыкка сыйфатлы ярдәм күрсәтү өчен барлык шартлар да тудырылган. Кирәкле медицина техникасы, инструментлар, мебель белән җиһазландырылган.

Сәламәтлек – кешенең иң зур байлыгы. Ул – кешенең тулы һәм бәхетле иртәгәсе. Киләчәгебезнең өметле һәм сәламәт булуы – бик мөһим. Районның баш табибы Алевтина Керимова шул хакта сөйләп узды һәм халыкның чирләп түгел, ә гади профилактика үтү өчен генә шәфкать туташы янына килүен теләде.

“Авылда – истәлекле вакыйга. Фельдшер-акушерлык пунктларын беренче генә ел төземибез. Милли программага нигезләнеп, депутатларыбыз ярдәме белән тагын бер бина сафка басты. Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт. Уңайлы, яңа биналар безнең халкыбызга хезмәт итә, сәламәтлек сагында тора, авыруларны башлангыч дәрәҗәдә ачыкларга булыша. Бинаны төзүдә өлеше кергән һәр кешегә рәхмәт. Барыгызны да Яңа еллар белән. Ил иминлеге сагында торучы егетләребез исән-имин кайтсын, алда матур көннәр көтсен”, - диде район башлыгы.

Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, икътисадый сәясәт комитеты рәисе Максим Топилин шулай ук районның дәүләт программаларында актив катнашып төзелешләр алып баруы, халыкның яшәешен уңай итү өчен зур көч куелуы хакында сөйләде.
“2005-2006 елларда Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путин тарафыннан “Сәламәтлек саклау” милли проекты булдырылды. Беренче ярдәм итүче медицина хезмәткәре янына килү, аннан ярдәм, киңәш сорау, дарулар алу бик мөһим эш булуын аңлап, фельдшер-акушерлык пунктлары, район хастаханәләре төзелә, төзекләнә башлады. Сәламәтлегебезгә ныклы игътибар биреп яшик, вакытында мөрәҗәгать итәргә дә онытмыйк”, - диде Максим Топилин.

Авылда күбесенчә өлкәннәр. Шуңа күрә дә, алар шатлыклы вакыйганың үзәгендә кайнап, җылы фикерләрен дә әйтте.

“Бирегә еш йөрибез. Даруларын сорыйбыз, уколларын кадатабыз, гади киңәш кирәк чакта да киләбез. Хәл белергә дә сугылабыз. Хәзер инде монда барлык шартлар да бар. Җитәкчеләргә рәхмәт. Кыска вакыт эчендә күзгә күренеп төзелде. Инде рәхәте дә булсын”, - диде Олы Болгаердан Рузәнә Дәүләтҗанова.

Кызыл тасманы кисеп бина эченә узган район башлыгы һәм районыбызга килгән дәрәҗәле кунаклар фельдшер-акушерлык пунктындагы шартлар, уңайлыклар белән дә танышты.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International