Урта Биябашта – яңа бина ачылды

2023 елның 29 декабре, җомга

Күпфункцияле үзәк үз эченә 45 урынга исәпләнгән клубны һәм китапханәне алган. Төзелеш эшләре 13497,48 мең сумга башкарылган.

Урта Биябашы халкы мәдәният учагы төзелүне зур түземсезлек белән көтте. Шуңа да ачылу тантанасына да бердәм булып килделәр. Яңа бинада концерт карап хозурландылар. Авылдашлары, танылган җырчы Илнар Сәйфиевнең җырларын җылы кабул иттеләр.

“Сезнең авылда зур бәйрәм. Матур бина барлыкка килде. Рәсәй Федерациясе Президенты Владимир Путинга, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка рәхмәт сүзләрен әйтәбез. Бу биналар милли программалар нигезендә барлыкка килә. Аллага шөкер, бу җирлектә дә клуб ачылды. Бина авылның киләчәгендә үз өлешен кертсен иде. Яңа еллар белән, сәламәтлектә, иминлектә күрешергә язсын. Егетләребез җиңү белән кайтсын”, - диде Айрат Җиһаншин.

Тантанада Россия Федерациясе Дәүләт Думасы депутаты, милләтләр эшләре буенча беренче урынбасар Илдар Гыйльметдинов та үз чыгышында районның социаль программаларда актив катнашуын әйтеп, киләчәктә дә уңышлар теләде.

“Безнең бурыч – авылда яшәгән кешегә хөрмәт күрсәтергә. Авылның юлы, клубы, фельдшер-акушерлык пункты булмаса, халкы да канәгать булмас иде. Сәламәтлектә, матур итеп яшәргә сезгә”, - диде Илдар Гыйльметдинов.

Бина кирпечтән төзелгән. Уңайлы, якты һәм заманча итеп бизәлгән, җиһазландырылган. Татарстан Республикасы Мәдәният министры урынбасары Ленар Хәкимҗанов әйтеп узганча, ул милли проект нигезендә булдырылган.

“Һәр төзелеш зур хезмәт. Рәхмәт Ил башлыгы Владимир Путинга, Татарстан Республикасы Рәисе Рөстәм Миңнехановка. Чыгымнарның 60 проценты Рәсәйдән булса, 40 проценты Республика бюджетыннан. Район җитәкчелеге тырышлыгы белән бүген ике клубны ачтык. Бирегә авыл халкы теләп йөрсен. Төрле түгәрәкләр эшләсен. Балаларга милли гореф-гадәтләрне тапшыруда, телебезне саклап калуда тырышып хезмәт итегез”, - диде Ленар Хәкимҗанов.

Көн дәвамында барган тарихи, истәлекле вакыйгаларда “Ак Барс банк” идарәсе җитәкчесе урынбасары Илфан Гобәйдуллин да катнашты.

“Сезне Республика рәисе, үзебезнең җитәкчебез исеменнән Яңа ел белән котлыйм. Озак яшәгез, сәламәт булыгыз. Яңа төзелгән клубта рәхәтләнеп күңел ачыгыз”, - диде Илфан Гобәйдуллин.

Шәмбалыкчы авыл җирлегендә клуб төзү турында күп сүзләр булды. Халык соравы игътибарсыз калмады.
“Бу авылга клуб бик кирәк иде. Иске клубның кайчан төзелүен авылның иң өлкән кешеләре дә хәтерләми. Җитәкчеләргә, төзүчеләргә зур рәхмәт. Халык фикерен тыңлап, мине аңлап, безне клублы иттегез. Шушында халыкны җыеп, мәдәни чаралар үткәреп яшик”, - диде Шәмбалыкчы авыл җирлеге башлыгы Физзәт Миңнуллин.

Тулырак: http://apastovo.ru/news/m%D3%A9%D2%BBim-temalar/urta-biiabasta-iana-bina-acyldy

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International