Карамасарда яшәүче Зәйнәп әби Ибраһимова 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады

2020 елның 23 гыйнвары, пәнҗешәмбе

Аңа әлеге уңайдан Ил башлыгының Котлау хаты, район башлыгының Котлау открыткасы тапшырылды. Район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров, Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев котлауларын ирештерделәр.

Якыннары әйтүенчә, Зәйнәп әби изгелек һәм сабырлык үрнәге. Балалары, оныклары аны мактап туймый. Үзе дә алар белән горурлануын яшерми. Зәйнәп әби 8 бала тәрбияләп үстергән. Кызганыч, югалтулар да кичергән. Бүген улы Рөстәм, килене Резедә тәрбиясендә кадер-хөрмәттә яши. "5 баласы белән ялгыз калган иргә тормышка чыктым. Аның балаларын да, үземнекеләрне дә тигез күреп үстердем. Бүген дә рәхмәтләр ишетеп яшим", - ди ул.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International