Апаста Искечә Яңа елны каршы алдылар

2020 елның 14 гыйнвары, сишәмбе

Апас Үзәк ял паркы кабат моңга, шат авазларга күмелде. Райондашлар шат, күтәренке күңел белән ял паркына Искечә Яңа елны каршыларга ашыкты.

Район башлыгы Равил Хисаметдинов барлык апаслыларны яңа 2020нче ел белән тәбрик итеп, үзәк чыршыны, ял паркын бизәүдә зур өлеш керкән хезмәткәрләргә Рәхмәт хатлары тапшырып, изге теләкләрен юллады. Бәйрәм чарасында “Иң матур чыршы бизәүче” оешма коллективлары да ачыкланды. Беренче урынга район мәгариф бүлеге, икенче урынга район ветеринария оешмасы һәм өченче урынга “Альтаир1” оешмасы лаек булды. Зур тырышлык куйган хезмәт коллективларына район башлыгы олы хөрмәтен белдереп, Грамоталар һәм акчалата бүләк тапшырды.

Чыршы янында бәйрәм киче кызганнан кыза барды. Апас күген кабат яктылыкка күмеп, бар халыкны таң калдырып, зур салют атылды.

“Болгар” радиосы алып баручысы Дилбәр Фәиз, Татарстанның Атказанган җырчысы Лилия Хәмитова һәм районыбыз мәдәният хезмәткәрләре барлык апаслыларны бәйрәм белән котлап, матур җырларын бүләк иттеләр.

Паркка тәмле шашлык, коймак исе таралды. Зур казанда пылау пеште. Теләгән кешегә кайнар чәй эчеп, сыйланып алу мөмкинлеге дә бар иде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International