Сабан туе аланлыгында зур ифтар ашы

2018 елның 13 июне, чәршәмбе

Халкыбызның милли бәйрәме - Сабан туен бәйрәм итү мәйданы яңартылды, заманча итеп төзекләндерелде. Биредә мәһабәт бина калкып чыкты. Нәкъ менә шул бинада районыбызның 240тан артык дин кардәшләребезне берләштергән Лилия Зәйнуллина иганәчелегендә иң зур ифтар ашы узды. Ифтар мәҗлесендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин, район мөхтәсибе Мирхәт хәзрәт Җамалиев, Төркия кунагы Коръән-Хафиз Али катнашты.

Районыбызның муллалары, остабикәләре, ветераннар Советы, мөслимәләр берлеге, ураза тотучы мөселман кардәшләр Сабантуй мәйданына җыелып, мондагы үзгәрешләрне, яңалыкларны карап йөрделәр. Аннан алар өчен әзерләнгән, сый-нигъмәтләрдән сыгылып торган табын артына уздылар.

 – Соңгы елларда районыбызда дини тормышыбыз аеруча да җанланды дисәм дә, ялгыш булмастыр. Арабызда яшьләребез дә бихисап. Район үзәгендә, авылларда ифтар мәҗлесләре елдан-ел күбрәк уздырыла. Болар барысы да район башлыгы һәм иганәчеләребез ярдәме белән эшләнә. Аллаһының рәхмәте булсын, - диде Мирхәт хәзрәт Җамалиев.

Район башлыгы Рәшид Заһидуллин барлык мөселман халкын изге Рамазан ае белән кайнар котлады, район яңалыклары белән таныштырды һәм сорауларга җаваплар бирде.

 – Апасыбыздагы үзгәрешләр һәркайсыбызның күз алдында. Бүгенге көндә һәр авылда нинди дә булса яңалык, төзелеш эшләре бара. Район үзәгендә зур спорт комплексы һәм бассейн кулланылышка тапшыру алдында, Сабантуй мәйданын гына да нинди зур эшләр башкарылды. Шушында утырган барлык халык исеменнән, сый-нигъмәттән сыгылып торган табыннар әзерләп, зур ифтар ашы уздырган өчен Лилия Зәйнуллинага, аның гаиләсенә, туганнарына һәм коллективына олы рәхмәтемне белдерәм, - диде район башлыгы.

Мәҗлес барышында төрле мәчет муллалары Коръән аятьләре укыдылар, үтемле итеп вәгазьләр сөйләделәр, мөнәҗәтләр әйтелде. Төркия кунагы Коръән-Хафиз Али йөрәкләргә үтеп керерлек итеп Коръән укыды, Азан әйтте. Ифтар мәҗлесенә килгән һәрбер кеше тәм-томнар белән сыйланды.

– Әлеге ифтар ашын искиткеч дип әйтмичә булдыра алмыйм. Беренчедән, менә яңартылган Сабантуй мәйданын күрдек. Икенчедән, шундый тәмле әйберләрдән сыйланып утырабыз. Шуның хәтле халыкка, тәмле итеп, бөтен шартын китереп табын әзерләүчеләргә мең-мең рәхмәт. Район башлыгына безне авыл әбиләрен шулай җыеп, бер-беребез белән очраштырып, сөйләштереп, бәйрәм ясаганы өчен икеләтә рәхмәт, - диләр Идрәз авылыннан Рушания апа Әхмәтҗанова белән Карабай авылыннан Земфира апа Зарипова. Ифтар ашына килүче һәрбер кеше канәгать булып таралышты.

Гүзәл Хилавиева.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International