Олы Бакырчы авылында “Тыныч тормышта яшисем килә” акциясе узды

2022 елның 29 июле, җомга

Акция кысаларында балалар авылдашлары, Украинада һәлак булган Илнар Шәфигуллинны искә алдылар.

Олы Бакырчы мәдәният йорты алдындагы мәйданда балалар белән асфальтта рәсем ясау конкурсы узды.
“Конкурс авылдашыбыз, Украинада һәлак булган Илнар Шәфигуллинны искә алу белән башланып китте. Балалар үз фантазияләрен туплап, эшкә тотындылар. Һәркайсының рәсемендә кояш, аяз күк йөзе, болын тулы чәчәкләрнең булуы тыныч тормышның никадәрле кадерле булуын аңлатты”, - дип хәбәр итте мәдәният йорты җитәкчесе Ландыш Моталлапова.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International