Акхуҗада Крещениены билгеләп үттеләр

2022 елның 19 гыйнвары, чәршәмбе

Православие динен тотучы райондашлар Хач ману бәйрәмен билгеләп үтте.

Авыл халкы сүзләренчә, Крещение суы сихәтләндерү көченә ия. Бу көнне гадәти чыганаклардан изге су ага диләр. Шулай ук бу көнне буа, елга, күлләрдән бөке ясап, су коену йоласы да үткәрелә.

Әлеге күркәм бәйрәм Акхуҗа авылында да билгеләп үтелде.

Олысы-кечесе гыйбадәт йорты каршындагы Ай күле янына җыелды. Боз өстендә йолага туры китереп бәке ясалган, чишенеп киенер өчен урыннар әзерләнгән. Җыр-биюләр белән бергә чәй кайнап тора, коймак, аш пешә. Бар авыл бер булып бәйрәм итә.

Төрле милләт вәкилләре бер гаилә булып, дус-тату яшәүче авыл халкын бәйрәм белән котларга район башлыгы урынбасары Ленар Хантимиров килде. Югары Акхуҗа авыл җирлеге башлыгы Зөфәр Юзиев та авылдашлары янәшәсендә булды.

Казаннан кунакка кайтучылар да, ел саен суга төшүчеләр дә үзләренә хас йоланы бик теләп башкардылар.

Су янында гадәттән тыш хәлләр бүлеге, район эчке эшләр бүлеге, медицина хезмәткәрләре кизү торды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International