Татарстан аграрчылары чәчү кампаниясенә актив әзерләнәләр

2021 елның 30 марты, сишәмбе

Чәчү кампаниясенә әзерлек кысаларында аграрийларга федераль һәм республика акчаларын җиткерә башладылар. Хуҗалыклар 800 млн. сум алган инде, тагын 2,3 млрд.сум якын арада җибәреләчәк. Бу хакта бүген ТР Хөкүмәте Йортында узган республика киңәшмәсендә ТР Премьер-министры урынбасары — авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры Марат Җаббаров хәбәр итте.

Киңәшмәне барлык муниципаль районнар белән видеоконференцэлемтә режимында Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов уздырды. Киңәшмәдә Татарстан Премьер-министры Алексей Песошин катнашты.

Марат Җәббаров билгеләп үткәнчә, бер айдан чәчү кампаниясе башлана. Республика тулысынча орлыклар белән тәэмин ителгән. Шулай ук хуҗалыклар 167 мең тонна гамәлдәге матдә, ягъни 60,8 кг/га (+13,6) ашлама туплаганнар. 80 килограммнан артык ашлама Тәтеш (101 кг.в./га), Зәй (98 кг.), Минзәлә районнары (97 кг. нан артык) туплаганнар. Югары Ослан (37), Яшел Үзән (36), Әгерҗе (11) районнарында эш аз бара. Министр район җитәкчеләрен бу юнәлештә эшне көчәйтергә чакырды.

Хуҗалыкларда техниканы кыр эшләренә әзерләү һәм аны агрегатлаштыру дәвам итә. 5 апрельдән 9 апрельгә кадәр машина-трактор паркының язгы кыр эшләренә әзерлеген комиссия тарафыннан кабул итү планлаштырыла.

Чәчүлекләр структурасында республика 865 мең га азык культуралары яисә 26% сөрүлек җирләре бар. Министр район авыл хуҗалыгы идарәләре башлыкларына бер атна эчендә хуҗалыклар киселешендә азык клинын куллануга анализ ясарга, шулай ук чәчү мәйданнары структурасын яхшырту буенча чаралар планын эшләргә кушты.

Марат Җәббаров агымдагы елның гыйнвар-февраль айларында терлекчелек тармагы нәтиҗәләренә аерым тукталды. Хисап чорында авыл хуҗалыгы җитештерүчеләре 16,8 млрд. сум акча эшләгән, шул исәптән терлекчелектән — 13 млрд.сумга якын, узган елга карата 9% үсеш белән. 66 мең тоннадан артык терлек һәм кош үстерелгән, сатудан кергән табыш 6,5 млрд.сум тәшкил иткән, үсеш-9%.

Ведомство башлыгы эре мөгезле терлек ите җитештерү аерым игътибар таләп итә, дип билгеләп үтте. Республика буенча җитештерүчеләр, күрсәткечләрне 1% ка киметеп, узган елгы күләмнәргә чыга алмады. Аксубай, Спас, Минзәлә, Кама Тамагы районнарында тискәре динамика күзәтелә.

Сөт җитештерү өлешендә 2 ай эчендә динамика тотрыклы уңай. 227 мең тоннадан артык сөт җитештерелгән (тагын 5,5 мең тонна). 5,4 млрд. сум табыш белән 209 мең тонна чимал сатылган. Үсеш 5% тәшкил итте. Сатып алу бәяләре дә югары табышлылыкка ярдәм итә — 27 сум 16 тиен, бу узган елгы күрсәткечтән 1 сумга артыграк.

Рөстәм Миңнеханов үз чиратында билгеләп үткәнчә, сөт терлекчелеге һәрвакыт авылда төп керем чыганагы булды һәм шулай булып кала да, һәм бу мәсьәләне даими контрольдә тотарга кушты.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International