Казан заводы Дагстанга һәм Оренбургка су сиптерү машиналары җибәрүне планлаштыра

2020 елның 25 мае, дүшәмбе

Казан сугару техникасы заводы быел Дагстан, Оренбург һәм Төньяк Кавказ республикаларына су сиптерү машиналарын җибәрүне планлаштыра. Бу хакта Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы Марат Җәббаров Татарстан Республикасы Хөкүмәте Йортында узган киңәшмәдә хәбәр итте, аны Татарстан Республикасы Президенты Рөстәм Миңнеханов алып барды.

Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министры 2016 елда Казан сугару техникасы заводы эшли башлавын билгеләп үтте. “Бу Россиядә киң колачлы су сиптерү машинасы эшләп чыгарыла торган өч заводның берсе һәм ул республиканың зур өстенлеге булып тора”, - диде ул.

Бу машина сугару системаларын җитештерүнең дөньякүләм алдынгы тәҗрибәсенә нигезләнеп эшләнгән һәм аның сыйфаты һәм тасвирламасы буенча чит ил аналогларыннан калышмый. Машинаның җиде секцияле стандарт озынлыгы 444 метр, ә су сиптерү мәйданы - 64 гектар.

Җайланма белән авыл хуҗалыгы культураларының барлык төрләренә дә су сиптерергә мөмкин, аның вак тамчылар хасил итә торган махсус утыртмалары бар, болай иткәндә су тигез сибелә. Реверс хәрәкәте мөмкинлеге дә бар - машина сәгать теле йөрү юнәлешендә дә, кире юнәлештә дә хәрәкәт итә ала һәм, кишәрлекләрндә төрле культуралар булганда, су сиптерүне чиратлаштырырга мөмкин.

Машинада бер гидранттан икенчесенә күчү мөмкинлеге булу да аңа шактый өстенлек бирә. Машина гидрантта су басымы 3.5 атмосферага кадәр калганда эшли, бу торбаүткәргечтәге басымны киметә һәм электр энергиясен 30-45%ка кадәр янга калдыра. Завод елга 300дән артык машина җитештерә ала. Аграрийлардан заказлар даими рәвештә булып тора һәм завод, коронавирус инфекциясенең таралуын булдырмау өчен барлык чараларны үтәп, көчәйтелгән режимда эшли.

Марат Җәббаров сүзләренә караганда, завод 2016-2019 елларда йөздән артык су сиптерү машинасы эшләп чыгарган һәм монтажлаган, алар «Татарстан һәм Россиянең башка төбәкләре – Алтай, Марий Эл, Удмуртия кырларында уңышлы эшли».

“Бары тик бөтен факторлар - техник яктан төзек булган ГТС, яңадан торгызылган торбаүткәргечләр, заманча су сиптерү һәм насос техникасы булганда гына, без, һава торышына карамастан, авыл хуҗалыгы культураларының тотрыклы югары уңдырышлылыгын тәэмин итә алабыз”, - дип ассызыклады Татарстан Республикасы Авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек министрлыгы башлыгы.

Сугарулы җирләрдә бәрәңгенең бер гектардан уртача уңышы 400 центнерга кадәр җитә, яшелчә уңышы – гектардан 700 центнерга кадәр, терлек азыгы - 400 центнерга кадәр, ягъни иң уңайлы дымлы елларга караганда да уңыш өч - дүрт тапкырга күбрәк”, - дип тәмамлады Җәббаров үз чыгышын.

Татарстанның 109 хуҗалыгында 367 заманча су сиптерү машинасы бар.

Белешмә өчен:

Татарстанда Казан сугару техникасы заводында боҗралап хәрәкәт итә торган киң колачлы «Казанка» су сиптерү машинасы эшләнә һәм чыгарыла.

Су сиптерү машинасының бәясе, модификациясенә карап, китереп кую, монтажлау, көйләү һәм беренче сынауны уздыру белән, 2.5 млн сумнан 5.8 млн сумга кадәр була. Тулырак мәгълүматны 8(927)039-27-88, 8(927)039-07-67 телефоннары аша алырга мөмкин. Заказлар түбәндәге адрес буенча кабул ителә: Биектау станциясе, мелиораторлар ур., 10 яисә электрон рәвештә: tmt.agro@mail.ru,tmt.sale@mail.ru.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International