Быел фестиваль ТАССРның 100 еллыгына, Бөек Җиңүнең 75 еллыгына багышлана. Ул 4 зонада узачак. Иң-иңнәр республика күләмендә район данын яклаячак. Бу хакта район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина сөйләде.
“Балкыш“ фестивале беренчеләрдән булып Идрәз мәдәният йортында узды. Биредә Иске Йомралы, Идрәз, Әлмәндәр, Олы Болгаер, Зур Күккүз, Чүрибураш җирлегенең сәнгать җанлы өлкәннәре катнашты.
“Өлкәннәр тулы тормыш белән яши. Арада оста гармунчылар, биючеләр, җырчылар бар. Аларның чыгышлары соклану уята. Катнашучылар елдан-ел камилләшә бара“, – диде районның ветераннар Советы рәисе Гөлнур Насыйбуллина.
“Балкыш“ фестиваленең сайлап алу турлары Олы Бакырчы, Каратун, Сатмыш җирлекләрендә дәвам итәчәк.