Апаста Россия көне билгеләп үтелде

2019 елның 13 июне, пәнҗешәмбе

Россия көне – патриотлык, хезмәт, җәмгыятьтәге бердәмлек һәм татулыкны, икътисади һәм рухи яңарышны гәүдәләндерүче бәйрәм.

12 июнь – Россия көне Апасыбызда зурлап бәйрәм ителде. Үзәк ял паркында иртәдән үк башланып китте ул. 
“Бердәм Россия“ партиясенең җирле бүлекчәсе хезмәткәрләре, «Яшь гвардиячеләр”, “Сәләт” балалар иҗат коллективы килүчеләрнең кулына Россия флагы төсләрен чагылдырган тасма бәйләделәр, бәйрәм белән котладылар. 
Үзәк ял паркында китапханәләр акциясе кысаларында, күргәзмәләр, викториналар, патриотик чаралар оештырдылар. Бәйрәм барышында битләренә Россия флагы сурәте, матур рәсемнәр ясаган балалар һәм яшьләргә игътибар бирми калмагансыздыр?! Үзәк китапханә хезмәткәрләре әнә шундый бәйрәм кәефе дә бүләк иттеләр. Алар тарафыннан фотога төшү үзәкләре әзерләнде. Алар Россия көне, ТАССРның 100 еллыгы уңаеннан һәм китап укырга өндәү максатыннан оештырылды. 
Шулай ук “Кояшкай”, “Салават күпере” балалар бакчасы, Апас урта мәктәбе коллективлары, “Россия балалар хәрәкәте” әгъзалары бәйрәмгә ямь бирде. 
Керү юлында сәүдә нокталары урын алды. Биредә үк райондашларга кайнар коймак, чәй, шашлык тәкъдим ителде. 
Районның мәдәният хезмәткәрләре милләтләр дуслыгын, үзара татулыкны чагылдырган программа әзерләгәннәр иде. Иҗат коллективлары, җырчы-биючеләр бер йодрык булып сәхнә бизәге булдылар. Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин ачып җибәрде. Ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, ул һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде һәм районда барган үзгәрешләр, яңалыклар белән таныштырып үтте. 
Бәйрәм уңаеннан төрле спорт ярышлары бара. Кичен исә үзәк паркта кино күрсәтелә. Бәйрәм дискәтүге дә райондашларны көтеп кала (6+).

 

#ЯРоссия #РоссияСтранаВеликихВозможностей

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International