Доклад Главы 2019

Эчтәлек

Кереш сүз

1. Районның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре

 Базар хезмәтләре үсеше.  Эшмәкәрлек һәм кулланучылар базары. Сәнәгать.

2. Авыл хуҗалыгы.

3. Авыл җирлекләре үсеше.

4. Бюджет.

5.  Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык. Транспорт һәм юл хуҗалыгы.

6. Элемтә һәм информатизация.

7. Экология.

8. Муниципаль милек һәм җир белән идарә.

9. Демография. Сәламәтлек.

10. Халыкны социаль яклау.

11.Мәгариф.

12. Мәдәният.

13. Физик культура һәм спорт. Яшьләр белән эш.

14. Коррупциягә каршы өлкәдә эш.

15. Халык куркынычсызлыгы. Хокук саклау. Паспорт режимы.

Йомгаклау.

 

Кереш сүз

 

Хөрмәтле Фәрит Хәйруллович, кадерле кунаклар, хөрмәтле депутатлар һәм чакырылганнар!

Узган 2017 ел Апас муниципаль районы һәм аның халкы өчен нәтиҗәле һәм уңышлы эш елы булды. Ул безгә тотрыклы һәм алга китешле үсеш, уңышлар, тормышның күп кенә тармакларында казанышлар алып килде. Социаль – икътисади усеш күрсәткечләре белән район үз группасында 9 нчы урынны биләп тора. Әле берничә ел элек кенә куйган максатларыбызга ирешә алуга, корган проектларыбызның тормышка ашуына авырлык белән ышансак, бүген хөкүмәтебез ярдәме һәм үзебезнең тырышлык белән барыгызга да билгеле булган чынбарлыкка ирештек. Территория үсешенең принципларын анализлагач, уңышның нигез ташы булып кешеләрнең яңалыкка омтылуы, хезмәткә җаваплылык белән карап, җитди карарлар кабул итә белүе тора дигән фикергә килдем.

 

Районның социаль-икътисади үсешенең төп юнәлешләре. Базар хезмәтләре үсеше. Эшмәкәрлек һәм кулланучылар базары. Сәнәгать.

 

Апас муниципаль районы  шәһәр тибындагы поселокка һәм 21 авыл җирлегенә бүленгән. Буген 72 торак пунктта 20 мең 172 кеше яши.

Халыкның уртача хезмәт хакы 22 397 сум. Бюджет өлкәсендә якынча 1300 кеше эшли, аларның уртача хезмәт хакы 18 507 сум.

Районның экономикасы үсешендә характерланучы иң мөһим күрсәткечне анализлап карасак – тулаем территориаль продукт (ВТП) 2017 ел нәтиҗәләре буенча 7 миллиард сум, 2016 елдан 9 % ка артык. Әйтергә кирәк, районыбыз территориясендә урнашкан 2 асфальт заводының  җитештергән продукциясенең күләме районның тулаем территориаль продуктында (ВТП) чагылыш алса, бу күрсәткечләребез тагын да югарырак булыр иде (филиал булу сәбәпле продукция күләме үзәкләштерелә).

ОАО “Вамин“ банкротлыкка чыкканнан соң сөт комбинаты ябылды, шулай ук Каратун ашлык кабул итү пункытының он җитештерү коплексының туктавы районнын социаль – икътисади усешенэ тискәре йогынты ясады. Бу предприятиеләр эшләп киткән очракта күрсәткечләребез тагын да яхшырыр иде.

 

Авыл хуҗалыгы

 

Бүгенге көндә агросәнәгать комплексында төрле формадагы 37 авыл хуҗалыгы предприятиесе эшчәнлек алып бара. Районда зур инвестор – “Ак Барс Холдинг“ эшен дәвам итә. Бу өлкәдәге хезмәт куючы 1457 кешенең 1286сы “Свияга” авыл хуҗалыгы предприятиясенә туры килә.

2017 елда бөртекле культуралар 32,1 мең гектар мәйданда игелде. Алардан тулаем җыем 115,2 мең, уртача уңдырышлылык - гектарыннан 36,1центнер.

 “40 ка 60%“ схемасы буенча авыл хуҗалыгы техникасын модернизацияләүгэ 12 миллион сум акча бирелде.

2018 елның 1 гыйнварына мөгезле эре терлек саны 19 771 баш. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларда мөгезле эре терлекнең саны артты. Сыер асрауга киткән чыгымнарның бер өлешен кайтару өчен республика бюджетыннан 7 миллион 800 мен  сумнан артык акча юнәлтелде.

Ел дәвамында 7225 баш үрчем алынган (101% 2016 ел дәрәҗәсе белән чагыштырганда). Тулаем сөт саву 27741 тонна, шунын 22 979 тоннасы сатылды.

“АПКларны үстерү“ милли проектының бер юнәлеше булып  фермерлык һәм шәхси ярдәмчел хуҗалыкларны кредитлаштыру тора. Программа эшли башлаган көннән (2006 елдан) районда барлыгы                          1 миллиард 345 миллион сумга 6447 кредит бирелде, 205 миллион сумлык субсидия кайтты. Отчет елында 9 миллион сумлык субсидия алынды.  Кредит саны 100 шәхси ярдәмчел хуҗалыкка 96 % туры килә,                           1 ишегалдына кредитның уртача күләме – 200 мең сум.

2017 ел нәтиҗәләре буенча авыл хуҗалыгында җитештерелгэн продукция куләме 2 миллиард сумны тәшкил итә (2016 ел дәрәҗәсенә 120%), акча кереме – 1 миллиард 900 мен сум.

Хисап елына  авыл хуҗалыгында эшләүче бер хезмәткәргә уртача хезмәт хакы 8 % ка үсте һәм 19 101 сумга җитте.

“АПКларга дәүләт ярдәме күрсәтү турында“гы  карар нигезендә район хужалыклары тарафыннан 233 миллион сумлык субсидия алынды, шулардан терлекчелектә сөт продукциясен үстерү өчен 13 миллион сум, үсемлекчелек тармагы өчен 210 миллион сум субсидия тотылды. Шул исәптән химик саклау һәм минераль ашламалар алу өчен 44 миллион сум бүлеп бирелде.

Мини-ферма төзү өчен 10 кеше 1 млн.сумнан артык субсидия алды. 2017 елда ике фермер “Эшен башлап җибәрүче фермерларга ярдәм“ бәйгесендә катнашып 4 миллион сумга 2 грант алдылар ( 1 миллион сум – К(Ф)Х Ф.Ф. Шагаев һәм 3 миллион сумлык бер грант К(Ф)Х Д.Б. Мифтахов.)

Бүгенге көндә 14 гамәлдәге һәм 8 төзелеп килүче ферма бар.

Яшь белгечләргә   863 мең сумлык дәүләт ярдәме күрсәтелде.

 

Авыл җирлекләре үсеше

 

Районда барлыгы 7 мен гә якын шәхси хужалык исәплэнә. Аларда 7283 баш могезле эре терлек, шул исәптә - 2408 баш сыер. Алдагы елга караганда сыер 380, 390 башка сарык һәм кәжәләр, 66 атка терлек саны артты. Умарта кортлары 7083 данә исәпләнә. Шәхси ярдәмчел хуҗалыкларга 8 млн.сумнан артык сыер-кәжәләр өчен субсидия бирелде Сезонга 55 меннэн артык тавык, каз, урдәк, куркә устерелеп сатылды.

Районда 100 шәхси хужалыкка 65 баш сыер туры килэ. Куп кенә авыл жирлекләре баш санын арттыра алды. Мәсьәлән: Ындырчы           жирлеге - 13 , Чирмешән-12, Кызыл Тау - 9, Әлмәндәр – 6 башка. Шәхси хужалыкларда 2017 елда 2 миллиард сумлык авыл хужалыгы продукциясе житештерелде. Шул исәптән: сот житештерудән 360 млн.сум., ит житештерудән 960 млн.сум., йомырка - 132 млн.сум., яшелчә – 151 млн. сум, жиләк-жимеш – 112 млн. сум, бал – 40млн. сум табыш алдык.  1 шәхси хужалыкка керем 285 мең сум. булды.

 

Бюджет

 

Районның берләштерелгән – консолидацияле бюджеты керемнәре узган елда 583 млн. сум, берләштерелгән еллык бюджетның чыгымнары буенча үтәлеше 607 млн. сум булды.

Үзебезнең салым һәм салым булмаган керемнәр 231 млн. сум, еллык план утэлеше  118 %.

Җирле бюджетларны планлаштырганда максатчан программа буенча эшлибез. Шул нигездә узган ел 12 муниципаль  программа эшләнде, расланды һәм тормышка ашырылды. Бу программаны үтәү өчен барлыгы 442 млн. сум акча тотылды.  Төбәк программаларын да кертеп, район бюджетында бу җирле план-программалар үтәлеше барлык чыгымнарның 73 %ын тәшкил итә. 

Район бюджетында юл фондына каралган 12 млн.600 мен сум акча тулысынча үзләштерелде.

Вакытында түләнмәгән салымнар, недоимка һәм башка җыемнарны бюджетка туплау эшен ныклы контрольгә алып, барлыгы 35 миллион сум өстәмә кертемнәр җыя алдык.

 

 

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык

 

Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалыгы бурычларын чишү буенча инвестицияләр күләме  230 миллион сумны тәшкил итә.

2017 елда Апаста тузган торак программасы буенча Салават Кәримов урамында 24 фатирлы 1100 кв.метрлы торак йорт кулланышка тапшырылды, ике яна машина стоянкалары булдырылды, тротуар юллар төзелде. Атказанган хезмәткэрләр, Республика Президентларына, район башлыкларына, Ленин орденчыларына  хәйкәлләр ясалды. “Сәламәтлек саклауны модернизацияләү“ программасы нигезендә Морзалар авылында модульле фельдшер-акушерлык пункты, “Авыл клублары“ программасы буенча Кильдураз станциясендә 50 урынга исәпләнгән күпфункцияле үзәк  корылды.

Шулай ук  Каратун һәм Морзалар балалар бакчалары, Ябалак авылы һәм  Болым-Балыкчы авыл клублары  капиталь төзекләндерелде.

12 001 кв.м. торак (планның 100%) кулланылышка тапшырылды.

Бүген яңа ачылган Салават Кәримов урамындагы 1100 кв. метрлы күпфатирлы йорт “Аренда торагы“ программалары буенча төзелде. Апасның Молодежная урамының 3 күпфатирлы йортында 5 млн. сумлык капиталь ремонтлар үткәрелде.

“Авыл җирлегендә яшәүче яшь гаиләләрне һәм яшь белгечләрне фатирлы итү“ программасы буенча 5 гаилә 4 миллион 592 мең сумлык субсидия алды.

 “Чиста су“ республика программасы нигезендә  Кече Болгаер, Тутай, Сатламыш авыл җирлекләрендә яңа су трассасы коруга һәм Апаста су юлларына  реконструкцияләүгә  65 миллион сумнан артык акча тотылды.

Челтәрләр компаниясе буенча 2017 елда 8 торак пунктта 35 чакрым линия реконструкцияләнде һәм төзекләндерелде. 5 торак пунктта урам яктырткычлар алмаштырылды. Эш агымдагы елда да дәвам итәчәк.

 

Транспорт һәм юл хуҗалыгы

 

Район буенча 32 чакрым федараль трасса уза, территориаль юллар – 239 чакрым. Юл-төзелеш эшләре буенча узган ел 251 миллион сумлык эш башкарылды. 2017 елда “Казан-Ульян“ федераль трассасында 450 миллион сумлык 11 чакрым юл капиталь төзекләнде. Республика бюджетыннан бирелгән 46 миллион сумга авыл эчендәге юлларга 13 объектта щебенка җәелде.

Территориаль юлларны яктырту программасы буенча Йомрал, Идрәз, Дуртөйле, Ындырчы, Жиде Кизләу, Борнаш авылларында, шулай ук “Казань-Ульяновск” федераль трассасы юллар киселешенә яна заманча яктырткычлар куелды.

 

 

Элемтә һәм информатизация чаралары

 

Районда 42 автомат телефон станциясе һәм 10 база станциясе апаслыларга элемтә хезмәте күрсәтә. Узган елда яңа 40 абонент станционар чыбыклы телефон элемтәсенә, 132 абонент киң полосалы Интернетка, 208 абонент “Летай ТВ” интерактив телевидениесенә, 1084 абонент “Летай” мобиль элемтә челтәренә тоташтырылды.  Барлыгы стационар чыбыклы өй телефоннары челтәреннән 4709 абонент, интернеттан 3596 абонент, “Летай” телевиденесеннән 2042 абонент, “Летай” мобиль элемтә чараларыннан 1247 абонент файдалана. Апас телевиденисен дә ил күләмендә карап була.

Шулай ук  Апас эчендә “Безопасный город” программасы буенча 7 видеокамера куелды, 4 авылда җир асты оптик-волокно челтәре төзелде, агрофирма “Свияга” оешмалары видеокамералар белән тәемин ителде.

 

Экология

 

2017 ел Татарстан Республикасында Экология һәм җәмгыять киңлекләре елы булып игълан ителгән иде. Апрельдән июньгә кадәр районда үткән экологик икеайлык кысаларында предприятиеләр, оешмалар, учреждениеләр көче белән керү юлларын, урамнарны, ишегалларын, чишмәләрне, зиратларны чистарту буенча эшләр башкарылды. Барысы 5 мең кеше, 100 берәмлек техника тартылды, 100 машина чүп чыгарылды.

Ел дәвамында “Урман утырту көне“, “Үз агачыңны утырт“ акцияләре кысаларында 1 меңнән артык агач һәм куак утыртылды. Апас бистәсенең Үзәк ял паркын үзгәртеп кору буенча зур эш дэвам итә.

 

Муниципаль милек һәм җир белән идарә

 

Муниципаль район бюджетына милек һәм җир ресурсларын куллану һәм тормышка ашырудан 5 миллион 500 мен сум керем керде (166%).  Бүгенге көндә күчемсез милекне һәм җир участокларын арендалау, җир участокларын сату-алу буенча 155 килешү бар. Дебитор бурычын киметү буенча дәгъвалы эшләр нәтиҗәсендә 480 мең сум җыелды. Шулай ук җир арендалаучылардан 228 мең сум бурычны җыю буенча Арбитраж суды карары алынды.

Узган елда күпбалалы гаиләләргә җир участоклары бирү эше дәвам итте, 6 күпбалалы гаиләгә  җир участоклары бирелде.

 

Демография. Сәламәтлек саклау

 

Бездә дә, бөтен илдәге кебек, демография проблемасы кискен сорау булып тора. Татарстанда 50 яшьтән өлкәнрәк кешеләр республика халкының 34,5%ын тәшкил итә. Аяныч, районнар картая. Безнең районда да 50 яшьтән узучылар 43% ка җитте. Авылларда никахлар аз теркәлә. Үткән ел районыбызда 78 никах теркәлсә, 37 гаилә таркалды. Авылларда өйләнешүчеләр елдан-ел азая, һәм шуңа бәйле рәвештә, бала туу саны да кими. Авылның картаюын туктату, яшьләрне анда төпләндереп калдыруны күздә тоткан бер программа да юк диярлек. Дөрес, яшь белгечләргә ярдәм күрсәтелә, тик инде болар нигездә болай да авылда төпләнгән кадрлар. Аннан соң  йорт салуда булышу, күпмедер матди ярдәм күрсәтү белән генә хәлне төзәтеп булмаячак. Яшьләрне кызыктыра торган эш урыннары таләп ителә.

Соңгы 5 елда гына район халкы 1162 кешегә кимеде -  1023 бала туган, 1632 кеше улде. Табигый кимү  - 609 кеше булса, 525 кеше читкә китте. Бүген районыбыз халкының 3234е - 17 яшькэ кадәргеләр, 7099ы  пенсия яшендәгеләр. Хезмәткә яраклы кеше саны – 11 080. Хисап елында 139 бала доньяга килде, бу сан 2016 нчы ел белән чагыштырганда 40 балага ким.  290 кеше улде, алдагы ел белән чагыштырганда улучеләр  саны 70 кешегә ким.

Районыбызда улучелэрнен  32% - 80-89 яшьлэрдэгелэр (86-кеше).

Хезмэткэ яраклы кешелэр улучелэр арасында 15,5%ны  алып тора - 43 кеше. 2016 елга караганда бу яшьлэр арасындагы улем 2017 елда 10 кешегэ кимерэк булды.

Апас муниципаль районы сәламәтлек саклау системасы район узәк хастаханәсен, сменага 400 кеше кабул итә торган поликлиниканы, ашыгыч ярдәм булеген, 2 табиблык амбулаторияне, 57 фельдшер-акушерлык пунктын уз эченэ ала. Медицина хезмәткәрләре 317,  шуларның  42се -  югары квалификацияле табиблар.

2012 елдан башлап  районда 8 модульле фельдшерлык акушерлык пункты, 1 табиблык амбулаториясе  тозелде, 46  фельдшер-акушер пунктына ремонт ясалды.

1 млн. сумнан артыкка борын, тамак, колак җенесенэ  операция ясар өчен җиhазлар алынды. 3 айда югары технология буенча 8 кешегэ унышлы операция ясалды.

 “Тешләр кую” программасы буенча республика бюджетыннан бирелгән 332 мең 697 сум акча исәбенә 68 кеше туләусез теш куйдырды.

“Бәләкәч” программасы буенча өч яшькәчә 326  бала 3 млн. 355 сумлык туләусез сөт ризыклары белән тәэмин ителде.

61 койкада 2465 кеше  стационар,  983 кешегә амбулатория дәавысы алды, 3370 кеше диспансеризация   утте. 2568 кеше  түләүсез дарулар белән тәэмин ителде.

Узган елда районыбыз хастәханәсендә 7  яшь табиб, 7 урта медицина хезмэәткәре эшли башлады. 2018 елда эшкэ кайтырга теләк белдергән 1 табиб белән килешу тоздек.

 

 

 

 

Халыкны социаль яклау

 

2017 елда социаль яклау чараларыннан 10416 кеше файдаланды,  шул исәптән 2 меңнэн артык кешегә район бюджеты хисабыннан якынча 3 миллион 600 мең сумлык өстәмә социаль ярдэм күрсәтелде.

Бугенге көндә районда 2168 инвалид (шул исәптән 18 яшькә кадәр 64 инвалид-бала) яши, аларга “Уңайлы мохит” максатчан программасы нигезендә бу хисап елында пандуслар куелды, ике мәгариф объектына керү юлы эшләү өчен 1 миллион 700 мең сум акча бүлеп бирелде.

1 Бөек Ватан сугышы ветераны  торак алу өчен акча белән тәэмин ителде.

 7099 пенсионерга Россия Пенсия фондыннан 1 млрд 147 млн 750 мең сумлык торле түләүләр башкарылды. 2018 елнын 1 январена уртача пенсия күләме  12 213 сум.

Ана капиталы хисабына 66 гаилә (28 млн. 455 мен 654 сумлык) торак шартларын яхшырттылар.                      

Оешма, учрежденияләр тарафыннан аз керемле гаиләләргә                      5 миллион 718 мең сумлык  хәйрия ярдәме күрсәттек.

 

Мәгариф

 

2016-2017 нче уку елында белем бирү оешмаларына  400 мең сумлык чаңгылар, 300 меңлек аппаратура, 1 млн 600 мең сумлык АПС җиһазлары булдырдык.

2016-2017  уку елында районда 61 укучы 11 сыйныфны тәмамлап белем алу турында аттестат алды. 6 укучы төрле дәрәҗәдәге медаль белән тәмамлады. Бу барлык укучыларның 9,8 % тәшкил итә.

 “Һәр укытучыга ноутбук” дәүләт программасы нигезендә 215 мөгаллимнең ноутбуклары яңартылды.

Районда узган елда барлыгы 33 балалар бакчаларында 852 бала тәрбияләнде. 1-3 яшьлек 52 бала чиратта тора. Мәктәпкәчә белем бирү сферасында 210 кеше эшли.

Районыбызның 19 белем бирү учреждениесе арасында 11е милли мәктәп, 4 мәктәптә белем бирү рус телендә, 4 сендә укыту-тәрбия эшчәнлеге рус –татар телендә оештырылган. Барлыгы  353 укытучы һәм 1756 укучы бар. Соңгы 5 елда районга 15 яшь белгеч кайтты, шуларның 11е бүгенге көндә район мәктәпләрендә әшли. 9 нчы сыйныфта 194, 11нче сыйныфта 77 бала укый.  718 студентыбыз бар, шуларның 81е КФУда, 218е бүтән югары белем бирү йортларында, ә 419 урта махсус белем ала. Җирлегебез күпмилләтелле булу сәбәпле белем бирү оешмаларында 5 тән артык милләт балалары укый, шуларның 87,5% татар,  5,7% рус, 3,1% чуваш, 3,7% башка милләт вәкилләре. Туган телдә укыту  күрсәткече 57%. 2016-2017 нче уку елында республика муниципаль берәмлекләренең  милли мәгариф буенча рейтингында безнең район беренче унлыкта.

Мәдәният

 

Районда 98 мәдәният учреҗдениесендә 206 кеше хезмәт куя.                      61  клубның 8енә капиталь ремонт кирәк. 2017 елда республика программасы нигезендә Кильдураз  авылында яңа клуб төзелде                         (6 миллион 366  мең сумга). Болын Балыкчы һәм Татар Ябалагы авылы мәдәният йортларында капиталь ремонт уткәрелде (15 миллион 369 мең сумлык). Агымдагы  елда Табар Черкене авылы мәдәният йортында да капиталь ремонт башланды. Район мәдәният йортларына 895 мең сумга техник җайланма-аппаратуралар, 674 меңгә музыкаль инструментлар                  (3 баян, 2 гармун) алдык, 794 мең  сумлык сәхнә киемнәре һәм пәрдәләр тектердек. 

  Республикакүләм оештырылган “Йортыбыз -Татарстан”  этно милли - мәдәни фестивалендә «Садә» вокаль ансамбле 1нче дәрәҗәле дипломга,  “Каравон” Бөтенроссия рус фольклоры фестивалендә “Рябинушка” фольклор ансамбле 300 000 сумлык  сертификатка, “Шурампуч” чуваш фольклор ансамбле  “Уяв”  бәйрәмендә  дипломга лаек булдылар.

Йошкар - Ола  шәһәренә татар халкының милли бәйрәме – Сабан туен уздыруда актив катнаштык.

Апас Үзәк китапханәсе 100 000 сумлык хөкүмәт Грантына,                     2 китапханә 100 000 сумлык сертификатларга, 1 китапханәчесе 50 000 сумлык, Апас туган якны өйрәнү музее 400 мең сумлык грантка лаек булдылар. Музейның төп бинасының сул ягына янкорма төзедек.

 

Физик тәрбия һәм спорт. Яшьләр белән эшләү

 

Район балалары һәм яшүсмерләре 2 балалар-яшүсмерләр спорт мәктәбе, 7 гомуми спорт җәмгыяте, 98 спорт объектында 10 спорт төре буенча шөгыльләнәләр.

11 меңнән артык кеше катнашында 124 спорт һәм физкультура-сәламәтләндерү чаралары узды. Хисап чорында барлыгы 2 республикакүләм, 10 районара ярышлар уздырдык.

1210 спортчыбыз 1 Россиякуләм  һөм 70 республика бәйгеләрендә катнашып 15 призлы урын алдылар.

Республика программасы кысаларында районда барлыгы 27 миллионнан артык сумлык 18 мәйданчык төзелде.

Спорт ярышлары үткәрү өчен хәйрия фондыннан 180 мең сумнан артык акча тоттык.

Районда яшәләрнең “Форпост“ отрядында, Аграр көллият базасында бер яшүсмерләр клубында, 12 хәрби - патриотик клубта, мәктәпләр каршында 19 волонтерлар отрядында, барлыгы 1550 яшь кеше актив шөгыльләнә.

          Ел дәверендә 1849 баланың ялы оештырылды. Яшьләр эше һәм спорт комитеты катнашында 550 бала тиешенчә сәламәтлеген ныгыта алды.

Коррупциягә каршы чаралар өлкәсендә эшләр.

Халык мөрәҗәгәтләре буенча эш.

 

2017 елда район башлыгының коррупциягә каршы көрәш чаралар буенча үткәрелгән 4 киңәшмәсендә 17 сорау каралды. Коррупциягә каршы комиссияләр мәгариф, сәламәтлек саклау, хәрби комиссариат бүлекләрендә дә булдырылды.

Коррупциягә каршы закончалыкларны үтәүдә район дәрәҗәсендә 14 муниципаль норматив хокук актлары һәм җирлек дәрәҗәсендә 88 муниципаль норматив хокук актлары кабул ителде.

2017 елда муниципаль коррупциягә каршы программаны тормышка ашыру максатыннан Апас муниципаль районының Контроль-хисап палатасы 63 контроль чара үткәрде. Тикшерүләр нәтиҗәсендә 26 миллион 700 мең сум дөрес максатларда кулланылмаган акча табылды. Бу эшләр Апас Прокуратурасына җибәрелде, һәм нәтиҗәдә  23 миллион 900 мен сумлык хаталар төзәтелде.

2017 ел нәтиҗәләре буенча җирле үзидарә органнарына (район җитәкчелегенә) интернет ресурс һәм шәхси кабул итүләрдә гражданнардан 916 мөрәҗәгать керде. Шуның 810 контрольгә алынган һәм 100%  уңай хәл ителде.

 

Халык куркынычсызлыгы. Районда хокук саклау,  паспорт режимы.

 

Район эчке эшләр булеге тарафыннан тормыш һәм халык куркынычсызлыгына җитди игътибар бирелә.

Узган елда районда барлыгы 134 җинәят теркәлде. 2016 ел белән чагыштырганда бу 2,9 % кимерәк.

Җинаятләрнен ачылышы 77,6 % тәшкил итте.

Юл-хәрәкәте иминлеге турында. Ел дәвамында район территориясендәге юлларда 14 җитди юл-транспорт һәләкәте теркәлде, аварияләрдә 4 кеше һәлак булды,  19 кеше тән җәрәхәтләре алды.

Гадәттән тыш хәлләр буенча эшчәнлек. Узган елда район территориясендә барлыгы 24 зур янгын булды. Янгыннарда 1 кеше һәлак булды,  1 кеше  тән җәрәхәте алды. 2017 елда янгыннар нәтиҗәсендә 1 млн. 50 мең 750 сумлык зыян килде, узган ел белән чагыштырганда бу 22 %ка  күбрәк.

Паспорт режимы. Федераль миграция хезмәте тарафыннан узган елның 12 аенда районда 361 чит ил гражданнары исәпкә алынды, шуларнын 172 гражданы беренче тапкыр исәпкә алынган һәм 189 граҗданы кабат исәпкә алу вакытын озынайткан.

 

Йомгаклау.

 

Быел Республикабызның иҗтимагый-сәяси үсеше очен зур әхәмияте булган Россия Федерациясенең Президенты сайлаулары узачак. Алдагы елларда булган сайлаулардагы кебек үк, бу кампаниядә дә апаслылар үзләренең сәяси активлыгын һәм җаваплылыгын күрсәтер дип ышанам.

Агымдагы ел барча кешеләр өчен дә иҗади хезмәт һәм зур ирешүләр елы булсын иде дигән теләктә калам.

Чыгышымнын ахырында районыбызның социаль – икътисади үсешенә куйган зур өлешләре өчен Республикабыз Президенты Рөстәм Нургали улы Миңнехановка, Республиканың Дәүләт Советы һәм Хакимиятенә, Фәрит Хәйруллович, шәхсән Сезгә, “Ак Барс Холдинг” ачык акционерлык җәмгыятенә һәм аның җиткәкчесе Иван Михаилович Егоровка, “Ак барс банк” акционерлык җәмгыятенә һәм шәхсән Зөфәр Фәнил улы Гәрәевка, Казан Дәүләт университеты ректоры – депутатыбыз Ильшат Рафкать улы Гафуровка, Дәүләт Думасы депутаты Ильдар Ирек улы Гыйлметдиновка, шулай ук районыбыз халкына, оешма – предприятияләргә һәм район территориясендә яшәп хезмәт иткән җирле депутатларга чиксез рәхмәтемне җиткерәм.

Игътибарыгыз өчен рәхмәт.

Последнее обновление: 18 февраля 2022 г., 15:46

Все материалы сайта доступны по лицензии:
Creative Commons Attribution 4.0 International