“Нур” да бер атнадан урак төгәлләнәчәк

2017 елның 22 августы, сишәмбе

Тутай ындыр табагында эш тәүлек буе дәвам итә. Басуларыбызда унлап төрле техника эшли, быел эшебез гөрләп алга бара,-ди ашлык үлчәүче Гөлҗиһан Гайнуллина. Биредәге барлык механизмнар “докторы”, яше инде 70 чигенә якынлашкан Мөнир Вәлиев, ашлык эшкәртүче Гүзәл Миназетдинова, Илсөя Азизова, Гөлназ Шиһапова, Язилә Хисамова, Гөлия Хатыйпова кулы аша йөзләгән тонна ашлык үтә, Инде аны халыкка җир пае исәбеннән өләшү бара. Кулдашлары Айназ Биктаһиров, Риназ Бәдретдинов, Рәдиф Рәхмәтуллин, Марат Нургалиев, “Амкадор” белән көшелләрдән ашлык төяүче Марат Нургалиев, 70 яшьлек, үзе кебек үк ышанычлы “Зил” белән аны амбарларга урнаштырып торучы Вәгыйз Хәкимов быелгы уңышның аерым басуларда гектарына 40-50 центнергә җитүе серен бердәм хезмәт һәм төгәл технологияләрдә дип саныйлар.

-Бүгенгә безнең хуҗалык басуларының бер гектарыннан уртача 35 центнер уңыш җыела. Көннәр шулай матур торса, тагын бер атнадан Тутай белән Күкшем басуларында урак эшләре тулысынча төгәлләнәчәк,-ди “Нур” хуҗалыгы җитәкчесе Ришат Зыятдинов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International