Һәр эш иртәсен район башлыгы Рәшид Заһидуллин алдынгы комбайнчыларга премияләр тапшыру белән башлый. Горбунов берләшмәсеннән Фиргат Әхмәдуллин белән Вәгыйз Хәмидуллин экипажы, Алмаз Сәләхетдинов белән Артур Хәбибрахманов экипажлары 5 мең сумлык премия алу бәхетенә ирештеләр.
– Премия алу бик күңелле. Җитәкчеләргә зур рәхмәт!, - диде алдынгы механизатор Фиргат Әхмәдуллин. Йомралы берләшмәсеннән абыйлы-энеле Рамазан һәм Раил Гашыйгуллиннар, Илгиз Минһаҗетдинов экипажлары да 5 мең сумлык премия белән бүләкләнделәр.