Апаслылар тальянга гашыйк

2017 елның 17 августы, пәнҗешәмбе

Бу гасырда тәүге “Гармун моңы-йөрәк җыры” район фестиваль-конкурсының чираттагы зона этабы 14 августта Аюкөйдергән авылы клубында үтте. Конкурста  Дәвеш, Коштавылы, Урта Балтай, Олы Бакырчы, Чирмешән, Кызылтау һәм Тутай авылларының иң сәләтле 3 дистә баянчы-тальянчылары катнашты. Анда мәдәният һәм милли мәсьәләләр буенча район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Рөстәм Мингазиев катнашты һәм сәхнәдә чыгыш ясаучылар чыгышларына югары бәя бирде.  Зона турының соңгысы 15 августта Болынбалыкчы авыл Мәдәният йорты сәхнәсендә үтте.

- Зона турларында җиңүчеләрнең Гала-концерты Апас Үзәк паркы амфитеатры ачык сәхнәсендә район оешкан һәм Республика көнендә бик зурлап үткәреләчәк. Җиңүчеләргә бүләкләр инде әзер,-дип хәбәр итә бу фестиваль-конкурс жюри рәисе Рәмис Ногманов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International