Әлмәндәр берләшмәсендә уртача уңыш 35 центнер

2017 елның 11 августы, җомга

Әлмәндәр берләшмәсе кырларында да мул уңышны җыеп алу эшләре бара. Тулаем алганда әлеге берләшмәдә көзге бодайның 50 проценты суктырып алынган. Уңыш уртача 35 центнер тәшкил итә. Күккүз бүлекчәсенең 230 гектарлы көзге бодай кырында 12 комбайн эшли, сигез машина амбарларга ташып тора. Магдон комбайны төнге сменага урып, әзерләп бара.

Болгаер егете Айрат Шәйхетдинов алдынгы комбайнчыларның берсе.

– Уракның беренче көннәреннән үк чыктык. Игеннәрнең чыгышы бик әйбәт. Бункер тулганың сизми дә каласың. Машиналар гына ташып өлгерсен. Төшке аш вакытында район үзешчәннәре дә килеп, үзләренең җыр-биюләрен бүләк итеп безне ял иттереп китәләр. Рәхмәт аларга!,  - ди алдынгы комбайнчы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International