Апаста район “Уңыш-2017” штабы оешты

2017 елның 10 августы, пәнҗешәмбе

Татарстан Премьер-Министры Алексей Песошин 5 августта үткәргән киңәшмәдә кабул ителгән 31 нче карар-поручение нигезендә Апас районында быелгы урак чорында эш штабы оештырылды. Аның җитәкчесе итеп район башлыгы Рәшид Заһидуллин, урынбасары итеп, килешү нигезендә “Ак Барс” Холдинг Компаниясенең агропромышленность тармагы буенча генераль директор урынбасары Камил Галиев билгеләнде.  

 Район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин, авыл хуҗалыгы һәм азык-төлек идарәсе җитәкчесе Ильяс Заһидуллин, район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, эчке эшләр бүлеге җитәкчесе Рамил Хәбибуллин, агрофирма директоры Марат Хәсәнов, 106 нчы янгын-коткару хезмәте җитәкчесе Руслан Ромачков,  ЮХИДИ хезмәте җитәкчесе Румбик Гәрәев, Каратун ашлык кабул итү предприятиесе генераль директоры Александр Горохов, АПК профсоюзлары комитеты рәисе Руслан Галиев штаб әгъзалары итеп килешенде.

 Район штабының эш планы булдырылды һәм расланды. Бу җаваплы көннәрдә штаб әгъзалары даими кырларда, эш урыннарында булып,  техника, ягулык-майлау материаллары белән тәэмин ителешен күзәтәчәк. Шулай ук урак чорында уңыш сакланышы, ашлыкны ташу, салымнар һәм җитештерүчеләргә түләү бәяләренең дөреслеген дә күз уңында тота. Хуҗалык җитәкче-белгечләренә тиешле ярдәм күрсәтеләчәк. Штаб утырышлары айга кимендә 3 тапкыр һәм ихтыяҗ килеп чыккан очракларда  даими үткәреләчәк. Утырышта  җитәкче-белгечләрнең хисаплары тыңланылачак.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International