8 августка кыр хәбәрләре

2017 елның 8 августы, сишәмбе

Район буенча барлыгы 2209 гектар көзге бодай урып суктырылды, гомуми җыемы-7931 тонна, бер гектарга уртача 35,9 центнер уңыш чыга.  Барлыгы 123 гектардан 314 тонна көзге арыш уңышы җыеп алынды. Бер гектар уңышы әлегә 25,5 центнер.

 “Зөя” агрофирмасының Горбунов исемендәге берләшмәсендә барлыгы 5182, Әлмәндәр берләшмәсендә 3866, “Апас” берләшмәсендә 5776, Йомралы берләшмәсендә 8292 данә печән рулоннары төрелеп эскертләргә куелды һәм халыкка таратылды. Бүгенгә агрофирма буенча барлыгы 7693, “Табар”да 610, “Нур” да 200, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында 622, “РиФ” та 300 тонна печән әзерләнде.

Бүгенгә Горбунов исемендәге берләшмәдә барлыгы 28998, Әлмәндәр бүлекчәсендә 13801, “Апас” берләшмәсендә 13605, Йомралы берләшмәсендә 13676, Апас сөтчелек комплексында 4815, “Табар”да 5027, “Нур”да 3000, “Ибраһимов һәм К” хуҗалыгында 6000, “Яңа юл” да 250 тонна сенаж салынды. Район буенча барлыгы-89172 тонна.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International