Бигрәк матур гөлбакча, кем соң аның хуҗасы...

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

Апасның “Садә” ансамбле солисты Зәйнәп Яруллина өе әнә шундый гөлбакча эчендә утыра. Күршеләре-Исмәгыйль һәм Тәнзилә Нигъмәтулиннар, Шәүкәт һәм Венера Насыйбуллинар, Илсур һәм Люция Гатиятуллиннар йортлары каршысында, бакчаларындагы шундый матур газоннар, чәчәкле сын- композицияләр, декоратив агачлар күзләрне иркәли. Апас халкы менә шулай акрын гына матурлык-чисталыкка ияләшә...

-Район ветераннар Советының иң актив әгъзасы да шушы ук Зәйнәп инде безнең,-ди район ветераннар Советы җитәкчесе Гөлнур Насыйбуллина.

-Бүген районда гына түгел, Татарстан, Россия сәхнәләрен гөрләтүче бу ансамбльгә 39 ел элек нигез салган Илдар Сәйфетдинов, Резеда Мостафина,  Галия Сәлахова, Мәнфүсә Хәкимҗанова һәм  алар эшен дәвам итүче Земфира Мөхәммәтшина, тальянчылар Алберт Сәлахетдинов, Радик Абдуллин, Гайфулла Фәйзуллин, Нәҗип Гыйбадуллин, киңәш-идеяләре ташып торган Рәмис Ногманов, Расыйх һәм Зинаида Латыйповаларга мин бик тә, бик тә рәхмәтле. Район хакимияте бүләге-сәхнә киемнәребез дә бик килешле. Чыгышларыбыздан соң авыл, шәһәр апалары яныбызга килеп аларны сыйпый, ерак яшьлекләрен исләренә төшерүен күреп, үзебезнең дә күңелләребез тулыша. “Садә”без оешканда Балтай якларыннан беренче репетицияләргә килеп йөргән тальянчыбыз Рауза Хатыйпова, инде мәрхүмә апаслы Банәт Галиакберова һәм башкалар рухы шат булсын-бүгенге алмашыбыз менә дигән!

Зәйнәп Яруллина үзе дә яшьлеген бик сагына. Менә инде 40 ел дөньядагы беркемгә алыштырмаслык кайнанасы Асия белән чөкердәшеп яши. 12 ел гүр иясе булган кайнатасы Ибраһим ага рухына дога кылып, парлы тормышның кадерен белеп яшисе дә яшисе генә-дөньялар гына тыныч булсын иде, дип тели.

-Моннан 30 еллар элек Төрекмәнстаннан Апаска күчеп кайттык. Бүген шушы адымга тәвәкәлләвебезгә сөенеп туя алмыйбыз. Авыз тутырып, беркемнән тарсынмыйча саф татарча сөйләшәбез, гөлләргә күмелеп яшибез. З балабыз-Эльбрус, Ленар һәм Вәгыйзьгә югары белем бирә алдык. Киленнәребез Резеда белән Әдилә, оныкларыбыз Данияр, Бәхтияр, Алияр белән Самирә безнең бүген иң зур шатлыгыбыз һәм юанычыбыз.

-Без бирегә кайтып төпләнгән елларда район үзәге соры, ямьсез иде әле. Менә хәзер исә Апас урамнарын бер әйләнүе ни тора! Кунакларыбыз да Апасыбыз матурлыгына бик соклана, ә мин горурланам-матурлыкның чик-чамасы юк. Аны беркем дә читтән килеп ясап бирми-саклыйк, ишәйтик без бу гүзәллекне!

-Әле яңа гына Апас ветераннар Советы комиссиясе район үзәгендәге иң матур, чиста йорт-бакчаларга бәя биреп чыкты. Апаста матурлыкка гашыйк, урамнан узучыларны шуңа өндәүчеләр тагын да күбрәк булсын. Көзен үз гамәлләре белән башкаларга да матур үрнәк күрсәтүчеләрне зурларга җыенабыз,-ди Апас бистәсе ветераннар Советы җитәчесе Расыйх Латыйпов.

Амин, шулай булсын, шулай дәвам итсен!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International