Десантчы Тәлгать якыннарының исендә

2017 елның 2 августы, чәршәмбе

- Тәлгатебез үҗәтлеге, максатчанлыгы белән тач әтисе иде инде менә, - ди бик яшьли вафат булган десантчы улы Тәлгатьнең орден-медальле хәрби кителен сыйпап Флера Садыйкова. Аннан улының хәрби хезмәттә төшкән “дембель” албомнарын, бер кочак Грамота, медаль-күкрәк билгеләре документларын алып килде. Шунда бер Рәхмәт хатының инглиз телендә булуына игътибар иттем.

- Ә бусы улым өчен иң кадерлесе иде аның, - диде хәрби-һава десантчысы анасы. - Контракт төзеп үзе теләп 1997-2000 елларда Югославиядә Берләшкән Милләтләр Оешмасының тынычлык урнаштыру гаскәрләрендә хезмәт итте бит ул. Без әтисе Тәүфик белән түздек инде менә, тик хәтер яралары тиз генә төзәләмени соң?.. Самолетка утырыр алдыннан хәрби аэродромда Апас егете Рамил Шиһапов белән очрашуларын сөйли иде. Бөтен районнан икәү генә бит алар, үзләре теләп китеп, Югославиядә сугышның иң кайнар чагында тынычлык урнаштыручылар.

- Менә икенче улыбыз Тәфкил дә абыйсы кебек үк кыю, батыр булып үсеп җитте, шөкер. Югары уку йортын тәмалап, дипломын алып кайтып, абыйсы документлары янына куйды да, кистереп әйтте:

- Мин абыйдан калышмыйм, хәрби комиссардан армиягә десант, махсус гаскәрләргә җибәрүләрен сораячакмын, - диде. - Ә бит теләсә, солдатка бармый да кала ала иде. Ул да менә контракт төзеп, абыйсы кебек үк 3 ел махсус гаскәрләрдә хезмәт итеп кайтты. Бик горур ул безнең, абыйсы кебек үк көрәш ярата. Кызыбыз Ландыш та бик юксына абыйсын, тик язмыштан юктыр узмыш дияргә генә калды...

Улыбызны яшьтәшләре бик тә хөрмәт итә. Туган көне дә 2 августта иде бит күз нурыбызның. Мин бер дә танымаган зәңгәр беретлы егетләр ел да десантчылар көнендә килеп котлый. Әле менә: “Тәлгать үзе исән булмаса да, өегездә хәрби һава-десантлары гаскәрләре флагы булырга тиеш”, - дип байрак биреп сөендерделәр. Бәйрәм алдыннан аны портреты янәшәсенә өебез түренә эләбез.

Районда бу җитди гаскәрләрдә хезмәт итүчеләр шактыйдыр. Барлык десантчыларны әни буларак бәйрәмнәре белән котлыйм! Бер-берегезне саклагыз, югалтмагыз, бөркетләр!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International