Апаста ифтар ашы

2017 елның 22 июне, пәнҗешәмбе

Апас үзәк ашханәсенә ураза тотучы 230 райондаш ифтар мәҗлесенә килделәр. Ашханәнең беренче катында Апас авылының мәчеткә йөрүче, ураза тотучы ир-атлары һәм авыл имамнары, барлыгы 85 кеше булды. Ремонттан соң яңа төс алган икенче катта хатын-кызлар иде. Ифтар мәҗлесендә район башлыгы Рәшид Заһидуллин да катнашты һәм эчтәлекле чыгыш ясады. Ул район яңалыклары, яңа төзелешләр турында сөйләде, сорауларга җаваплар бирде.

Мәҗлестә Мирхәт хәзрәт, Төркия кунагы Эрдем Түфакчи, Рәшит хәзрәт, Азат хәзрәт догалар укыдылар, вәгазьләр сөйләделәр.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International