Түбән Барышта якташлар очрашты

2017 елның 19 июне, дүшәмбе

17 июнь көнне Түбән Барыш авыл клубында “Туган ягым-яшел бишек“ дип исемләнгән кичә узды. Кичә “Кошларны да туган туфрак тарта, кешеләрне ничек тартмасын“ дигән шигьри юллар белән башланып китте. Кичәгә авылыбызнын читтә яшәүче апа- абыйлары кайткан иде. Кичәбезгә кунак булып шушы авылнын Ак әбисе булган Сурурбәнәт әбинең Акхужа авылында яшәүче кызы Нигъмәтуллина Гөлирам апа, коллегабыз Сөнгатуллина Люзия апа килгәннәр иде. Люзия апанын туган авылына багышлап язылган шигырьләре авылдашларына бик ошады. Барлык кайткан якташ абый-апаларга Зур Күккүз авыл жирлеге мәдәният хезмәткәрләре исеменнэн рәхмәт әйтәсе килә. Кичәдә катнашкан житәкчеләргә дә бик ЗУР рәхмәт. Сәламәтлек, тазалык телибез.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International