Апаслылар бишенче Республика ифтарында катнашты

2017 елның 16 июне, җомга

Районыбызның мөэмин мөселманнары һәм мөслимәләре Казан шәһәрендә оештырылган ифтарда катнашты. Былтыр әлеге мәҗлес Казан-Арена футбол стадионында узган иде. Быел Конфедерация кубогына футбол турниры үткәнлектән, ифтар теннис академиясендә булды.

Әлеге сәяхәт Апасның боз сарае ишегалдыннан башланып китте. Казанга бару өчен район башлыгы уңайлы автобус бирде.

Академия каршында ук ГИБДД хезмәткәрләре тәртип саклады. Ә инде керү ягында полиция хезмәткәрләре кешеләрне тимер эзләгеч ярдәмендә тикшереп торды. Нәрсә генә әйтсәң дә, тәртип һәм халык иминлеге беренче урында. Шулай ук килүче дин кардәшләребезгә авыз ачыр өчен бушлай су бирү пункты да бар иде.

Намаз уку өчен урыннар теннис академиясенең стадионында ясалган иде. Анда юлны күрсәтеп торыр өчен, бихисап волонтерлар катнашты. Алдан ук килгәнлеклән райондашларыбыз стадионның мөнбәрендә урын алды. Барлык килгән кунаклар өчен Җәлил хәзрәт үтемле вәгазьләрен укыды. Ураза тоткан кешеләрнең сорауларына тулы иттереп җавапларын бирде. Бик моңлы иттереп мөнәҗәтләр укылды. Авыз ачуга кадәр булган мизгел бик матур һәм тирәнтен мәгнәле узды.

Моңлы азан тавышы яңгырады. Мөселманнар алып кергән сулар белән авыз ачты. Барлык халык, оештыручы мәгълүматлары буенча ун меңгә якын кеше, ястү намазын укыр өчен стадионның газонында җәелгән намазлыкларга барып басты. Теннис академиясе зур бер мәчеткә әверелде. Имам булып намазда Камиль хәзрәт Сәмигуллин басты. Ястү намазының фарыз һәм сөннәт намазлары укылганнан соң, барлык халык академиянең ябык бинасында урнашкан ифтар табыны янын агылды. Хатын кызлар һәм ир кешеләр аерым залларга бүленеп утырды. Өстәлләргә төрле ризыклардан торган ашамлык савытлары куелган иде.

Мөселманнар белән бер үк өстәл артында Татарстан президенты Рөстәм Миңнехановны, дәүләт киңәшчесе Минтимер Шәймиевны, Диния нәзарәте башлыгы Камиль Сәмигуллинны, митрополит Феофанны һәм раввин Ицхак Гореликны күрергә мөмкин иде. Монсы инде Татарстанның үзенчәлеге, диннәрнең дуслыгы һәм бердәмлеге күрсәткече.

Безнең районыбыздан килгән вәкилләргә әлеге ифтар мәҗлесе бик нык ошады. Бу юлы күбрәк яшь буын кешеләре килгән иде. Алар барысы да район хакимиятенә шушындый зур ифтарга килергә мөмкинлек биргән өчен зур рәхмәтләрен җиткерде. Әлеге мәҗлескә бик төгәл билгеләмәне Мирхәт Җамалиев бирде: “мондый ифтар мәҗлесләре мөселманнарның калебләрен берләштерүнең төп сәбәбе“, - диде ул.

Айрат Әминов

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International