Көлкәштә өмә булды

2017 елның 16 июне, җомга

Көлкәш авылында Бөек Ватан сугышында һәлак булучылар һәм исән-сау кайтып гомер кичерүчеләр (инде алары да бакый дөньяга күчүчеләргә) обелиск куелган иде. Нәкъ шул чакта ук авылыбызның зиратын тәртипкә китерү мәсьәләсе дә күтәрелде. Инде быел бу сорау уңай хәл ителер дигән өметтә яшәде халык. Авылыбыз кечкенә, эшче куллар булмау аркасында зиратыбыз ташландык хәлгә җитә язган иде.

Рамазан ае уңаеннан Кызыл Тау авылы җирлеге Көлкәштә дә ифтар ашы үткәрде, соңыннан югарыда сөйләнгән проблема кабат күтәрелде. Ниһаять, “боз кузгалды“. 12 июнь “Россия көне“ бәйрәме көнне өмә үткәреп, зиратта шактый эш башкардык. Берничә кеше пычкы белән корыган агачларны кисеп торды, калганнарыбыз җыеп, чүп-чарны кырыйгарак ташып торды.

Чәтбаш авылыннан ярдәмгә килгән Нәҗмиев Роберт үзенең “К-700“ тракторы белән чүп-чарны эттереп, зират тирәсе әйләнәсен тәртипкә китерде. Өмәдә катнашучы авылдашларыбыз, Апаста гомер итүче Шакировлар, Каратунда яшәүче Шәһиевләр, Буадан Гыймрановлар, Казаннан кайткан Шәвәлиевләрнең хезмәтләре мактауга лаек булдылар.

Соңыннан өмәдә катнашучыларны, алар егермедән артык иде, авылның имамы Азат хәзрәт Гомәров изге рамазан ае белән котлады. Коръән сурәләре укып, бакый дөньяга алышкан туганнар рухларын шатландырырбыз дигән теләкләрен теләде.

Ә иң мөһиме – без һәм киләчәк буыннар “ Исәннәрең кадерен бел, үлгәннәрнең каберен бел“ сүзләрен онытмасак иде дигән фикердә калды авылдашларым.

Көлкәш авылы мәчете имам-хатыйбы Азат хәзрәт Гомәров.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International