Район Пенсия Фонды хезмәткәре Алсу Хәсәнова Россия Федерациясе Пенсия Фонды Баш идарәсенең Рәхмәт Хатына лаек булды. Аның хезмәттәше Гөлфия Салаватова да узган елда Мәскәүнең шундый ук олы танылуына лаек булган иде. Фидакарь, тынгысыз һәм җаваплы хезмәт әнә шулай зурлап хөрмәтләнгәч яхшы ул, котлыйбыз аларны!