Россия көнендә "Мәктәпкә җыенырга булыш" акциясе кысаларында күп балалы гаиләләр хөрмәтләнде

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Бәйрәмнең тантаналы өлешен район башлыгы Рәшид Заһидуллин ачып җибәрде. Ихластан бәйрәм белән тәбрикләп, һәркемгә сәламәтлек, уңышлар теләде. Аннан үз янына күп балалы берничә гаиләне чакырды. 
Районда күп балалы гаиләләр һәрчак игътибар үзәгендә. “Мәктәпкә җыенырга булыш” акциясе кысаларында, районы башлыгы Рәшид Заһидуллин иницитивасы белән өч гаиләгә булышырга карар кабул ителгән иде. Район башлыгы үтенече буенча акчалата булышуны “Ак Барс“ банк идарәчесе Зөфәр Гәрәев үз өстенә алды. Һәрбер гаиләгә 40 мең акча бирелде.Балалар гаиләләре белән Казан шәһәренә барып мәктәпкә кирәк яраклар, өс киемнәре, аяк киемнәре алып кайттылар. Әлеге сәяхәткә алар белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина барды. 
Район башлыгы бәйрәм барышында әлеге гаиләләрне сәхнә түренә чакырды. Балалар һәм аларның әти-әниләре ярдәм күрсәтүчеләргә ихлас рәхмәтләрен ирештерде. 
- Балаларны сөендергән өчен үзегезгә дә уңышлар юлдаш булсын. Район башлыгы Рәшид Заһидуллинга, “Ак Барс” банк идарәсе җитәкчесе Зөфәр Гәрәевкә рәхмәтебез чиксез. Районыбыз көннән-көн җанлана. Без дә көннән-көн күбрәк игътибар тоябыз, - диде Апастан Елена Абрамкина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International