Үзәк ял паркында китапханәләр акциясе кысаларында күргәзмәләр, викториналар, патриотик чаралар, “Без Россия балалары” һәм “Безнең белән җырлагыз” акцияләре дәвам итте.
Бәйршм барышында битләренә Россия флагы сурәте, матур рәсемнәр ясаган балалар һәм яшьләргә игътибар бирми калмагансыздыр?! Үзәк китапханә хезмәткәрләре әнә шундый бәйрәм кәефе бүләк иттеләр.
- Балаларның сөенгәнен күрү күңелгә рәхәтлек бирә. Акцияне “Илебезнең өч төсе” дип исемләдек. Бик күбесе Россия флагы сүрәтен ясатты, - диде рәссам вазифасын үтәгән китапханәче Гөлсем Галәветдинова.