Россия көнендә шәфкатьлелек акциясе: Ратмирга бергәләп ярдәм итик!

2017 елның 13 июне, сишәмбе

Янгелде авылыннан кечкенә сабый Ратмир Хәйруллинның ярдәмгә мохтаҗ булуы турында хәбәр иткән идек инде. 2 яшьлек баланың аякка басасы, иптәшләре кебек үк чабасы, йөгерәсе, уйныйсы килә. Ә аның өчен әле бик күп тырышырга кирәк. Аңа хыялын тормышка ашырырга безнең һәм сезнең ярдәм кирәк. 12 июнь – Россия көнендә шәфкатьлелек акциясе узды. Бәйрәм барышында булышырга теләүчеләр өчен тартмачык куелган иде. Изге күңелле райондашлар бик теләп ярдәм иттеләр. Барлыгы 12410 сум акча җыелды. 
- Аз булса да үз өлешебезне керттек. Бәхетсезлек берәүгә дә сорап килми. Ратмирның дәваланып, тизрәк аякка басуын телибез, - диделәр Апастан өлкән яшьтәге Флера Садыйкова һәм Илсөяр Мөбәрәкшина.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International