Кырымга баручы спортчылар билгеле булды

2017 елның 13 июне, сишәмбе

-Бар спорт бәхете дигән төшенчә. Көчлеләр җиңә, бүләген ала, таныла. Була тормышның көтелмәгән бүләге-уйламаган җирдән әллә нинди отыш килеп чыга. Район башлыгы тәкъдиме белән быел Кырымга барырга лаеклы яшь көрәшче һәм яшь хоккейчыны кабинетта яки тренерлар тәкъдиме белән билгеләмәскә булдык,-ди район башкарма комитеты җитәкчесе Алмаз Гыйбадуллин.-Бер генә шарт бар, бу бәхетлеләр 2003 ел һәм аннан соңгы елларда туган булырга, район балалар спортында лаклы өлешләре булырга тиеш,

 –Барысы да ачык һәм гадел булачак-менә бу кечкенә сандыктан кем дә кем “Кырым” дигән язулы билет тартып чыгара-шул бала Кырымга ял итәргә барачак,-дип үз сүзен җиткерде район башлыгы урынбасары Марат Нуриев.

-Ягез балалар, каушамагыз, курыкмагыз-бәхетегезне сынау башлана,-дип “Алтын алка” Боз Сарае директоры Рамил Мөхетдинов бүләкләү тантанасын башлап җибәрде. Яшь көрәшчеләр арасында шулай итеп Кырымга быел яшь көрәшчеләр Азамат Мөхәммәтшин белән Ирек Нуруллин, ә яшъ хоккейчылар арасында Камил Сафиуллин белән Марат Нәбиуллин  барачагы билгеле булды. Чират белән җирәбәдә катнашкан, көмеш сандыктан отышлы билет тартып чыгарган бу балаларның шатлыгын команда составында уйнаучы балалар барысы бергәләшеп уртаклаштылар, ә трибуналардагы ата-аналары, тамашачылар гөрләтеп кул чабып котлады.

Бу мизгелгә кадәр исә Апас бозы эрерлек итеп Апас, Каратун, Йомралы һәм Борнаш балалар хоккей командалары үз араларыннан иң көчлеләрне ачыкладылар. Апас командасы беренче, Каратун командасы икенче һәм йомралылар өченче урынга лаек булды. Җиңүчеләргә тәмле тортлар, медальләр һәм Грамоталар тапшырылды.

Хоккейдан соң Боз Сарае янәшәсендәге ачык спорт мәйданчыгында мини-футбол буенча матчлар сериясе башланып китте. Бу турнирда 6 команда катнаша. Былтыр Буа электр челтәрләре составындагы районнар арасында үткәрелгән Спартакиадада җиңеп кайткан Апасның яшь энергетиклары командасы үз спорт формаларын киеп килгән иде. Монысында да җиңү бәхетен татырга язсын үзләренә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International