-Апас поликлиникасы Татарстанкүләм “Минем дустанә поликлиникам” (“Дружелюбная поликлиника”) проект-программасына кертелде. Шул нигездә авыруларны кабул итү һәм табибларга эш шартларын яхшырту-заманча төзекләндерүгә әзерләнәбез. Бу бурыч үтәлгәч, үз сәламәтлеген кайгыртуны дөрес аңлаучы район халкы өчен бездәге шартлар тагын да яхшырачак,-дип хәбәр итә районның баш табибы Ленар Әхмәтянов.