Керпенең ничә энәсе була?

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Апас “Туган төбәкне өйрәнү” музееның атаклы “коллекционер керпесе” энәләренең бүген 300 дән артыгы тамашачылар, рәсми делегацияләр бүләк иткән авторучкалардан тора. Сез дә музейга шундый бүләк ясый аласыз!

Атаклы якташыбыз, табиб-галим, коткаручы һәм уйлап табучы Шамил Каратай гаиләсе Кыргызтан генералы аппараты һәм генерал Атаханов  бүләк иткән менә шундый затлы киемнәр, башка экспонатлар бүләк итте.

Музей залларында бүген район матбугаты, энергетикасы, газ хезмәте, данлы спортчыларыбыз, тарихи шәхесләргә кагылышлы бер дистәдән артык даими стенд-экспозицияләр эшли, яңалары булдырыла. Килегез, аларны күрегез, үз тарихын белмәгәннең киләчәге юклыгын онытмагыз. Күрше бер илдәге хәлләр -моның ачы үрнәге -күз алдыбызда түгелме?

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International