Апаста сайлауларга кагылышлы семинар-уку бара

2017 елның 24 мае, чәршәмбе

Апаста районның территориаль һәм участок сайлау комиссияләре әгъзалары белән семинар-укулар үтте. Биредә район башлыгы урынбасары Марат Нуриев, Апас территориаль сайлау комиссиясе председателе Гөлнара Садыйкова катнашты. Татарстан үзәк сайлау комиссиясе рәисе секретаре Надежда Борисова җыелучыларга бик үтемле һәм җентекле итеп участок сайлау комиссияләренең вәкаләтләре, сайлаучыларга информация ясау һәм сайлау алды агитациясе кагыйдәләрен үтәүдә күзәтчелек итү буенча алып барылган эш турында сөйләде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International