Апас юл төзүчеләре кичә Апасның Яшьләр урамында төзекләндерү эшләрен башлап җибәрделәр. Совет заманнарында “ПМК-Мелиорация” оешмасы көче белән 25 еллар элек салынган бетон юл шактый тузган иде инде.
Юл төзүчеләр Айрат Нәҗмиев, Ильяс Мусаев, Айрат Вәлиев һәм Илшат Мухамов хезмәттәшләре белән хезмәтләрен җиренә җиткереп башкаралар.
-Бу юлдан үзебез йөрисе, озын гомерле, нык һәм ышанычлы булсын дип эшлибез,- диләр.