Апас хәрби комиссары булачак солдатларга уңышлар, хәрби хезмәттән ныгып, исән-имин әйләнеп кайтуларын теләде
14 апрельдә Апас аграр көллиятендә егетләрне армиягә озату тантанасы узды. Район һәвәскәрләре бик матур концерт куйды. Быел язгы чакырылышта 30 апаслыга армиягә чакыру повесткасы тапшырылачак.