Карабайның тынгысыз Земфирасы

2017 елның 13 апреле, пәнҗешәмбе

Дистә еллар авылдашлары сәламәтлеген кайгыртып бүген лаеклы ялда булса да, Земфира ханым Зарипова тынычлап өйдә утырмый. Ул Иске Йомралының ветераннар советы рәисе дә, мөслимәләр берлеге әгъзасы да. Авылдашларына дин сабагы да укыта. Үзе Буа мәдрәсәсендә дин белеме ала. Авылның зират тирәсен яңартуда да күп көч куя ул. Табиб булып эшләүче уллары да туган авылларына ярдәм итеп торалар. Земфира ханымның беренче таянычы, тормыш иптәше Әсгать абый икән. Әнә шулай бер-берсен аңлап, авылдашлары алдында хөрмәтле булып яши Зариповлар гаиләсе.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International