Кафия әби Нәбиуллинага 90 яшьлек юбилее уңаеннан Ил башлыгының Котлау хаты килде

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Тумышы белән Морзалардан булган, бүгенге көндә Апаста кызы Зөһрә янында яшәүче Кафия әби Нәбиуллина 90 яшьлек олы гомер бәйрәмен каршылады. 
Кафия әби яшьлегендә бик күп нужалар күрсә дә, бүгенге көне шөкер итәрлек аның. Кызы, оныклары, оныкчыклары янәшәсендә бәхетле гомер кичерә ул. Юбилее уңаеннан да бик күп тәбрикләүләр, чәчәк бәйләмнәре алды. Район башлыгы урынбасары Марат Нуриев Кафия әби янында булып, Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк һәм чәчкә бәйләме тапшырды. 
Кафия әби турындагы тулырак язманы “Йолдыз“ битләреннән укыгыз.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International