Апас якларында бадминтон да популяр хәзер

2017 елның 12 апреле, чәршәмбе

Бадминтон уены хәрәкәт, тизлек һәм төзлек ярата. Аңа зур чыгымнар да кирәкми.  Ул Олимпиада спорт төре булып санала. Татарстан күләмендә зур призлар фонды булдырылды һәм бу ярышларда ел да меңләгән кеше катнаша. Район мәктәп командалары менә инде 3 ел рәттән укучылар Спартакиадасы спорт программасы буенча үз араларында иң көчлеләрне ачыклау өчен Биеш мәктәбе спортзалына киләләр. Быелгы турнир 8 апрельдә үтте.

Барлык мәктәпләргә дә чакыру-телефонограмма җибәрелсә дә, бу ярышта Сатмыш, Борнаш, Азбаба, Бакырчы һәм Күккүз мәктәп директорлары, физкультура укытучылары һәм командалары күренмәделәр. Турнирны ачу тантанасында катнашкан район мәгариф бүлеге җитәкчесе Алсу Хәйруллина аларга карата катгый чаралар күреләчәген белдерүне кирәк дип тапты. Көне буе барган бу ярышта Болынбалыкчы, Чүрибураш, Биеш һәм Каратун мәктәп командалары призлы урыннар яулады. Аларга Диплом-Грамота, медальләр тапшырылды.

Районның иң көчле бадминтончылары Апас данын тиздән Казанга барып яклаячак. Каратун мәктәбеннән Тимуршин белән Заһидуллина, Чүрибураштан Шәрәфуллина белән Гыйсмәтуллин, Болынбалыкчыдан Гуркина, Биештән Гайнетдиновка зур ярышларда да җиңү елмайсын!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International