Түбән Барышта яшәүче Рәкига әби Халикова Ил башлыгыннан Котлау алды

2017 елның 3 апреле, дүшәмбе

Апас районы Түбән Барыш авылында яшәүче Рәкига әби Халиковага ачысын да, төчесен дә күп татырга туры килгән. 90 еллык тормыш юлының калын китабы төрле хатирә-истәлекләргә бай аның. Бер дә зарланырга, уфтанырга яратмаса да, кайбер сәхифәләргә тукталганда күз яшьләрен яшерә алмый.

– 7 классны тәмамлауга, апа белән икебезне окоп казырга чакырдылар. Ул вакытта миңа 13 кенә яшь иде әле. Аякта чабата, өскә кияргә киеме, тамакка кабарга ризыгы юк. Көн дәвамында Апас кырларында эшләп, аяк киемен киптерергә дә куя алмыйча йокларга ята идек. Аннан кайтып, 1 генә көн өйдә кунарга насыйп булды, фабрика-завод укуларына чакырдылар. Анда штукатур-буяучы һөнәренә өйрәттеләр. Озак кына вакыт төзелештә йөрдем. Кыз бала өчен бусы да бер сынау булды, – дип искә ала ул.

Рәкига әби сугыштан соңгы елларда сабанчы булып эшли. Аннан фермага килә. Озак еллар сыер сава, гектар-гектар чөгендер эшкәртә. Үзе әйткәнчә, борчуын да эш белән баскан, шатлыгын да хезмәт белән бәйләп уздырып җибәргән, яшәүнең мәгънәсен хезмәттә күргән. Узган еллар ташкыны, авыр хезмәт кулларына җыерчыклар, маңгаена сырлар өстәсә дә, аның күңелен, эчке дөньясын тупасландыра алмаган. Әби бүген дә кешеләргә изгелек теләп, олысын-кечесен якын итеп, янәшәдәгеләрне ихластан яратып, догаларын кылып яши. Авылның остабикәсе булып тора.

Күзләр генә тимәсен, хәтере әйбәт, күзләреннән дә зарланмый, җитезлеген дә югалтмаган. Барлык якыннарының туган көннәрен белеп, барлап тора. Ил-көн яңалыклары белән дә яхшы таныш. Телевизор карый, газета-журналлар укый. Барлык артистларның исемнәрен, тормышын, язмышын, җырларын белә. Концертларга да теләп бара икән. Хоккей уеннары карап, “үзебезнекеләр“ өчен җан ата, олимпиада уеннарын да читтә калдырмый. “Йолдыз“ газетасы да әбинең аерылмас дусты. Һәр язмага карата үз фикере дә бар.

Өйдә һич кенә дә тик утырырга яратмый Рәкига әби. Озын гомерле булуының серен дә шушы хәрәкәттә күрә. Көнгә чыккач, берничә тапкыр тавыклары янына чыгып керә. Кышын карларны көрәп куя. Җәй көне бәрәңгесен, яшелчәсен утыртып, бакча эшеннән күңел күтәренкелеге ала. Балаларын исә камыр куеп, тәмле бәлешләр, кабартмалар әзерләп каршылый. Йортының бар җирендә дә тәртип, чисталык аның.

Рәкига әбинең иң зур байлыгы – балалары, оныклары. Ул алар турында кат-кат сөйләде, рәхмәтләрен ирештерде. Кызы Роза, оныклары Рәсим, Чулпан, кияү-киленнәре, 6 оныкчыгы турында бары тик җылы фикерләр генә җиткерде.

– Үземнең тәрбиям аларда чагылыш таба. Өрмәгән җиргә дә утыртмыйлар, бик кадерлиләр, атна саен кайталар. Бүгенге тормыштан бик канәгать мин. Ялгызлыгымны да сизмим. Авыл җирлеге башлыгы Рузия Низамова гел хәлемне белеп, булышып тора. Рәхмәттән башка ни әйтим,– ди әби.

Кызы һәм оныклары исә хезмәтне, тормышны, кешеләрне яратырга өйрәткәне, кирәк чакта кырыс, кирәк чакта ягымлы була белгәне өчен аңа рәхмәтле.

Рәкига әбине олы юбилее белән район башкарма комитеты җитәкчесе урынбасары Луиза Сафина котлады һәм Ил башлыгының Котлау хатын, район башлыгы исеменнән бүләк тапшырды.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International