Апас мамонты музейга кайтырга җыена

2017 елның 27 марты, дүшәмбе

Апас “Туган якны өйрәнү” үзәк музеена янкорма төзелеше бер көн дә тукталмый. Декабрь ахырында төзүчеләр аның нигезен салган иде. Бүген аның менә шундый үзенчәлекле диварлары төзелеп, баш-түбәсен ябу эшләрен башладылар. Янкормада район кече палеонтология музее урнашачак Иң кыйммәтле экспонат-натуралата зурлыктагы ана мамонт һәм аның баласы карачкыларына ике ай элек осталарга заказ бирелде һәм аның беренчел-эскиз-скелетлары әзер. Мамонт карачкыларын музей эчендә кисәкләп монтажлаячаклар һәм аларның казык тешләре, (БИВЕНЬ), кабыргаларының, баш казнасының кайбер элементларын бүген Апас музеенда булган экспонатлар запасыннан куллану күздә тотыла. Ул борынгы сөякләр төрле елларда районыбызда табылган. Районыбыз территориясендә 50 еллар элек археологлар казып чыгарган ҮЛӘМӘЗАВР скелеты, районыбыз территориясендә яшүче, элек очраган кош-корт, киек җанварлар, башка архео-палеонтологик казылмалар да шушы ук залга урнаштырылачак. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International